Хәтер эшчәнлеген яхшырту һәм нервларны тынычландыруның күп ысуллары бар. Галимнәр гади генә гадәт аша моңа ирешеп булуын ачыклаган.
Норвегия галимнәре кешеләрнең гади ручка һәм кәгазь битен бәяләп бетермәвенә инанган. Эксперимент күрсәткәнчә, кул белән язу вакытында кешенең хәтер һәм игътибар өчен җавап бирә торган баш мие зоналары бик нык активлаша. Бу күрсәткечләр клавиатура ярдәмендә текст җыйган катнашучыларда сизелерлек кимегән, дип хәбәр итә “Правда.Ру" басмасы.
Белгечләр ассызыклавынча, кул белән язу хәзерге вакытта күпләргә искелек гадәте булып тоела. Әмма кул белән язу, баш миенә уңай йогынты ясау нәтиҗәсендә, борчылу дәрәҗәсен киметергә һәм үз-үзеңә ышанычны күтәрергә сәләтле. Белгечләр мөмкин кадәр ешрак кулдан язарга киңәш итә.
Автор фотосы.