Новости
11 апрель 2025, 09:37

Студент балаларыгыз сак булсын!

Мошенниклар Уфада укучы кызны кредитка чумдырган.

Студент балаларыгыз сак булсын!Студент балаларыгыз сак булсын!
Студент балаларыгыз сак булсын!

Мошенниклар Уфадагы студент кызны үзләренә 400 мең сум күчерергә күндерә. Алар телефон аша берничә көн кызның башын “әйләндерә”.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының беренчел мәгълүматлары буенча, студент кызга билгесез номердан шалтыратканнар.  Шалтыратучы үзен “салым инспекциясе хезмәткәре” дип таныштыра. Ул аның рәсми рәвештә эшкә урнашканмы, салымнарны кем күчерүен ачыклый һәм янәсе дә  консультациягә яздыра. Кыздан телефонга килгән кодны әйттерә. Шулай ук  шәхси мәгълүматларны: паспортны, салым түләүченең идентификацион номерын һәм шәхси шәхси счетның иминият номерын сораштыра башлады. Әмма бу вакытта элемтә өзелде.

Аннары кызның электрон почтасына  “Дәүләт хезмәтләре”ннән хәбәр килә. Анда порталдан мәгълүмат алынуы, башка җайланмадан керү турында хәбәр килә. Студент күрсәтелгән номерга шалтырата. Соңыннан аның белән банк һәм дәүләт хезмәте хезмәткәрләре булып, мошенниклар элемтәгә чыга. Алар кызны финанс учреждениеләргә  һәм полициягә мөрәҗәгать итүдән файда юк, дип ышандыра. Аферистлар кредитка гариза җибәрергә өлгергәннәр, дип куркыталар һәм шуңа күрә  акчаларны  "хәвефсез исәпкә" күчерергә кушалар. Студент  танышыннан бурычка акча ал һәм күрсәтелгән исәпкә күчерә.

Җинаятьчеләр моның белән генә туктамый,  яңадан кредит рәсмиләштерүләре турында хәбәр итә. Алар яңа кредит алырга куша. Кыз бу хәлләр турында танышына сөйли, шуннан гына ул үзенең мошенниклардан алдануын аңлый.

Әти-әниләр, балаларыгызны чит кешеләр белән сөйләшүнең, бигрәк тә таныш булмаган кешеләргә шәхси мәгълүматны телефон аша бирүнең нәтиҗәләре турында кисәтегез, алдан кисәтегез. 

Автор:
Читайте нас