Башкортстанда 362 килограмм фальсификацияләнгән балык консервларын юк иткәннәр, тагын 2 тоннадан артыгы тәэмин итүчегә кайтарылган. Бу хакта төбәк “Россельхознадзор”ында хәбәр итәләр.
Ведомство мәгълүматы буенча, сайра урынына арзанрак сардина салынган консервларның эре партиясен белгечләр тикшерү барышында ачыклый алган. Мондый алыштыру Мәскәүнең «Русский рыбный мир»җәмгыяте тәэмин итүчесе тарафыннан тупас хокук бозу булып тора.
Тикшерү күрсәткәнчә, 2021 елдан 2025 елга кадәр Башкортстанга 163 тоннадан артык фальсификацияләнгән продукция кергән һәм алар 567 сәүдә ноктасына таратылган.
Фото:bashinform.ru