Новости
9 апрель 2025, 03:30

СВОдагы якташларга ярдәм

Көнтүгеш авыл биләмәсе авыллары халкы бу изге эштә бердәмлек күрсәтә.

СВОдагы якташларга ярдәмСВОдагы якташларга ярдәм
СВОдагы якташларга ярдәм

Районнан 300гә якын төрле яшьтәге ир-егет алгы сызыкта тыныч тормыш өчен алыша. Көнтүгеш авыл биләмәсе авылларыннан да дистәләрчә ир-егет СВО зонасында катнаша. Авылдашларына, райондашларына гуманитар ярдәм җыю барышында авыллар халкы активлык күрсәтә.

—Районнан соңгы гуманитар ярдәм олавы тупланган көннәрдә Тозлыбин авылыннан Иван Айметов, Түбән Иванайдан Валерий Шаихов гаиләләре тиз бозылмый торган азык-төлек җыелмалары, перчаткалар, Минниса Хайдаршина дару препаратлары алып китерде. Тозлыбиннан Роберт Гомәров татлы күчтәнәчләр, тельняшкалар, Көнтүгештән Хәмзә Фәизов бик күп скотчлар китереп тапшырды. Изге башлангычта бердәмлек күрсәткән, анда катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт. Ир-егетләребез исән-сау хәлдә туган якларына, гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар! — ди Көнтүгеш авыл биләмәсе эшләр башкаручысы Раушания Сафиуллина.

Ә Югары һәм Түбән Иванай авыллары халкы СВОга барлыгы 12 маскировкалау челтәре үреп озатты. Бу зур эштә ике авылда яшәгән пенсионерлар, балалар бакчасы, мәктәп, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре активлык күрсәтте.

—Безнең авыллардан солдатларга бик күп окоп шәмнәре дә эшләп озатылды. Аларны әзерләүдә “Арвий” колективы хатын-кызлары, Илюса, Виктор Аклаевлар үзләренең оныклары белән зур өлеш керттеләр, — ди Түбән Иванай авыл мәдәният йортының мәдәни чараларны оештыручысы Альбина Янгирова.

Альбина Сергеевна, бик күп хезмәттәшләре кебек, хәйрия эшендә вакыты белән исәпләшми, көтелгән Җиңүгә адым ясап халык белән аңлы эш итә.

СВОдагы якташларга ярдәм
СВОдагы якташларга ярдәм
СВОдагы якташларга ярдәм
СВОдагы якташларга ярдәм
СВОдагы якташларга ярдәм
СВОдагы якташларга ярдәм
СВОдагы якташларга ярдәм
СВОдагы якташларга ярдәм
СВОдагы якташларга ярдәм
СВОдагы якташларга ярдәм
СВОдагы якташларга ярдәм
СВОдагы якташларга ярдәм
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас