Новости
9 апрель 2025, 05:59

Русиялеләргә өстәмә отпуск

 Русия Президенты Владимир Путин русиялеләргә өстәмә отпуск турындагы законга кул куйган Кемнәр турында сүз бара?

Русиялеләргә өстәмә отпускРусиялеләргә өстәмә отпуск
Русиялеләргә өстәмә отпуск

Русия Президенты Владимир Путин  бер категория русиялеләр өчен өстәмә отпуск турындагы законга кул куйды. Сүз  Украинадагы махсус операциядә катнашучы сугышчыларның туганнары турында бара.

Законга ярашлы, алгы сызыкта яралану, контузия алган, имгәнгән яисә хезмәт итү белән бәйле авыруга дучар булган  сугышчыларга карау-хәстәр таләп ителсә, аларның якыннары ел саен бирелә торган 35 көнгә кадәр өстәмә отпуск алу хокукына ия. Шул ук вакытта бу отпуск түләнелмәячәк.  

Моннан тыш, фронттан әйләнеп кайтмаган сугышчыларның ата-аналары, тол хатыннары һәм балалары да хезмәт хакын сакламыйча өстәмә отпуск алырга хокуклы булачак. Ул 14 көнгә кадәр дәвам итәчәк.

Федерация Советында бу закон хәрбиләр гаиләләре категориясенә караган русиялеләрнең якланганлык дәрәҗәсен арттырачак, шулай ук СВОда катнашучыларга яраланганнан соң тизрәк тернәкләнергә ярдәм итәчәк, дип аңлаттылар. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:
Читайте нас