Новости
4 Апреля 2025, 03:42

Илгиз Субушев “Самурай” белән очрашты

“Ватанымны саклап, мин үз тамырларыма, халкыма тугрылыгымны белдерәм!” —  дигән  “Самурай” позывнойлы, бик яшь, әмма инде күпне күргән хәрби, Иске Балтач авылы егете Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев белән очрашу барышында.

Илгиз Субушев “Самурай” белән очраштыИлгиз Субушев “Самурай” белән очрашты
Илгиз Субушев “Самурай” белән очрашты

Бу хакта Илгиз Әхвәс улы үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язды.

Безнең заман герое Нефтекама нефть көллиятен тәмамлаганнан соң Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына чакырыла. Хәрби хезмәт егеткә ошый һәм ул РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи. Хезмәт чорында Таулы Карабахта тынычлык урнаштыру миссиясендә катнашырга өлгерә. 2024 елдан махсус билгеләнештәге көчләр сафларында медицина һәм БПЛА буенча белгеч сыйфатында хезмәт итә. “Таулы Карабахта тынычлык урнаштыру операциясендә катнашканы өчен”, “Төньяк Кавказдагы хезмәте өчен”, “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләре белән бүләкләнгән.

 Самурайны өйдә әти-әнисе Рәзилә Кыям кызы һәм Әдис Кави улы көтә. Рәзилә Кыям кызы Иске Балтач 1нче мәктәбендә директор булып эшли. Бу белем учагы Советлар Союзы Герое Ульмас Шакирович Шакиров исемен йөртә.

“Кадерле туганнарыбыз! Сезгә алышта уңышлар, тизрәк кайтуыгызны телибез, барыгызны да җиңү белән көтәбез!” — дип язды Илгиз Субушев.

 

Автор:
Читайте нас