Барлык яңалыклар
10
Новости
27 март , 16:15

Янтимердән иде Салимьян бабай

Бөек Ватан сугышы юлларын үткән  Салимьян  Салимгареевич Салимгареев тыныч тормышта лаеклы ялга чыкканчы  «Большевик»  колхозында ветеринария технигы булып эшләде

Янтимердән иде Салимьян бабай
Янтимердән иде Салимьян бабай

Янтимер. 27 март - "Балтач таннары". Бөек Ватан сугышы юлларын үткән  Салимьян  Салимгареевич Салимгареев тыныч тормышта лаеклы ялга чыкканчы  «Большевик» колхозында ветеринария технигы булып эшләде.  

2025 елда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгели.  Салимьян  Салимгареевич Салимгареев   җиңүгә үз өлешен кертүчеләрнең берсе иде. Аның тормыш юлы да батырлык, ныклык һәм фидакарьлек үрнәге.  Салимьян Салимгареев  1924 елның 1 гыйнварында   Янтимер авылында туган. Ул балачактан ук эшкә күнеккән.

1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана һәм  Салимьянның да   тормышы тамырдан үзгәртә. 1942 елның 8 июнендә Сәлимҗан хәрби хезмәткә алына. Аның хәрби карьерасы 26 нчы запас укчы полкыннан башлана.  Биредә  1942 елның июненнән августка кадәр укчы сыйфатында  хезмәт итә. Аннары күнегүләр алу  частенә җибәрелә. Анда   алга таба хезмәт итү өчен кирәкле күнегүләр һәм белем  ала. 1942 елның августында Салимьян 281 нче укчы полкка эләгә. Ленинград фронтында разведчик булып хезмәт итә. Аның кыюлыгы һәм профессиональлеге иптәшләренең гомерен күп тапкырлар коткарырга булышлык итә. 1944 елның сентябрендә ул 1 нче Украина фронтына күчерелә.Анда автоматчы булып хезмәт итә. Фронттагы батырлыклары өчен  Салимьян күп санлы орден-медальләр белән бүләкләнә. Алар арасында: «Ленинградны саклаган өчен»медале; Выборгны азат иткән өчен Кызыл Йолдыз ордены;   Глебес шәһәрен азат иткән өчен III дәрәҗә Дан ордены; Одер елгасын кичкән өчен II дәрәҗә Дан ордены.  

 Сугыш кырларында  Салимьян өч тапкыр яралана, ике тапкыр контузия ала  Аның тәнендәге соңгы кыйпылчыкны 1974 елда гына алалар.Бу аның гаҗәеп батырлыгы һәм ныклыгы турында сөйли. Сугыш тәмамлангач,  Салимьян туган авылына кайта һәм тыныч тормышта хезмәтен дәвам итә. Пенсиягә чыкканчы  «Большевик»  колхозында ветеринария технигы булып эшли. Авылдашларына ярдәм итә һәм терлекләр турында кайгырта.

Чынлап кешеләргә ярдәмчел иде Салимьян. 1976 елда аның кылган бер изгелеге исемдә калган. Уйнап йөргәндә, егелып, уң кулымның чәнчә бармагы тайды. Беренче класста укый и дем ул чакта. Бик нык шеште бармак. Им-томчы берничә әби утыртып карадылар, файдасы булмады. Ике көн узды, бармак буыныннан бөгелми...

Беркөнне әти белән Янтимергә киттек. Фермада Салимьян бабай очрады. Минем белән дә кулны кысып, күреште. Тайган бармак авыртудан елап җибәрдем.

Салимьян бабай мин елап җибәргәч аптырап куйды.  Бармакны күрде дә:

-Карале бармагың тайган ич. Әйдә, утыртабыз,- ди.

Ә мин авыртудан куркып, тагын да елый башладым.

-Курыкма, бер авыртып куя да,  соңыннан авыртмый ул. Болай йөресәң, бармагың гарип кала бит, улым - дип аңлатты Салимьян бабай.

Ризалашырга туры килде... Салимьян бабай кулның буыннарын капшап карады да, бармакны шартлатып тартып, буынына утыртып та куйды. Авыртудан күздән утлар күренде, аның каравы, бармак урынында.

-Йә әле, бармакны йөртеп кара әле,- ди Салимьян бабай,  минем кулны үзенең кулында тотып.

Бармак чынлап буыныннан бөгелә башлады.

-Менә бит. Ә син курыккан идең. Болай булгач булды,- дип Салимьян бабай зәңгәр тәре  рәсеме төшерелгән  сумкасыннан бинт алып, минем кулны кысып, бәйләп кайтарып җибәргән иде.

Втеринария  гына түгел медицина  технигы да булырлык кеше иде, дигән сүзем.

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: