Миңнинур Исхак кызы 1925 елның 28 мартында Богдан авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән. Әниләре Миңнинур кечкенә вакытта фани дөньяны калдырып китә. Дүрт сыйныф белем алу форсат тия аңа. Кечкенә вакыттан Миңнинур әтисе белән көтү көтә. Авылдан дүрт километр ераклыкта урнашкан Сарыкүлгә йөриләр. Ары таба ул сыер савучы булып эшли. Шул вакытларда Богданнан Карышка кадәр сөт ташыганнары хәтерендә уелып калган. Сарыклар карый. Колхоз рәисе булып Әнвәр Шәйхетдинов эшләгән мәлләрдә тырыш хезмәте өчен бихисап медальләргә лаек була. Тырыш була. Ялгызы улын тәрбияләп үстерә. Бүген йөзъяшәр әби улы Ринат, килене Гөлсинә белән гомер кичерә.
— Әниебезнең тик торганы булмады. Больница тирәсенә дә барганын хәтерләмим. Иртән алтыдан торып эшкә китәр иде. Сарыкчылыкта эшләгән мәлләре дә бик мәшәкатьле булды. Эшнең авырыннан курыкмады. Әле олыгайган көнендә дә печән вакытларында сәндерәдә тора иде, — дип сөйли улы Ринат.
Бүгенге көнгә кадәр ул үз акылында, үз аякларында йөри. Аяк-куллары сызласа кешегә ялынырга яратмый икән. Бүгенге көнгә кадәр мунчада үзе юына. Оныкларын тәрбияләшергә ярдәмләшкән, туруннарына да күз-колак булган.
—Әниебез кышын мәктәптә— пешекче, җәйләрен колхозда эшләде.Әтиебез иртән китеп кич кайта иде. Шунлыктан, безгә тәрбияне нәнәебез бирде. Эшне яратырга өйрәтте. Тырышып укырга өндәде.
Бүген дә кайту белән безнең хәлләребезне сораша. Кызым һәм улымның ничә яшьтә булулары белән кызыксына, балалар бакчасына йөриләрме дип сорый, —ди Уфа шәһәрендә яшәүче оныгы Илгиз.
Чынлап та шушы яшьтә үз акылыңда булу, үз аягыңда йөрү зур бәхет. Оныгының хатыны Рәйләнең сүзләрендә дә озак яшәүнең бекадәр серләре яшеренгәндер.
— Нәнәебез режим буенча ашый. Аның үз вакыты бар. Менә бу сәгатьтә ашадым, икенчесен шул вакытта ашаячакмын дип алдан әйтеп куя. Бервакытта да эссе чәй эчми. Камыр ризыклары пешерсәм көтеп тора. Икенче төрле ризыктан да авыз итәсе киләдер, бәлки. Балаларымны, бигрәк тә кызым Диананы күз уңыннан ычкындырасы килми иде. Аларны карап кына тора. Әлеге көнгә кадәр алар пешмәсен, бәрелмәсен, еракка китмәсен дип карап, контрольдә тотты. Бер ел элек кенә безнең улыбыз Самирны күтәреп йөри иде әле, —ди ул.
Авылдашлары дә йөзъяшәрне яхшы хәтерле, тиктормас, эшсөяр кеше буларак телгә ала.
“Бер- ике ел элек кенә Миңнинур әби кәртә аша сикереп чыга иде. Трактор арбасына сикереп менгәген дә күреп соклана идек. Ходай Тәгәла аңа сәламәтлекне җәлләмәгән. Авырлыклардан курка торган кеше түгел ул. Хәтере яхшы булды, кем кайчан туганын, үлгәненә кадәр даталарны исендә калдыруына хәтта аптырый идек. Аралашырга ярата, ачык күңелле мөлаем әбиебез ул,”— диләр алар.
Гомер көзләрендә улы, киленнәре, ике оныгы, дүрт туруны булуына шөкерана кыла ул. Аларның кадер-хөрмәтенә риза ул.
Рифина НИГАМӘЕВА.