Руль артында хәмер эчеп йөрергә яраткан ир-ат бәясе 4,5 млн сумнан артык булган внедорожнигыннан колак каккан. Дим район суды уфалыны машина белән идарә итүгә караган эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 2 елга мәхрүм итеп, 200 мең сум күләмендә штраф салган һәм кыйммәтле чит ил машинасын дәүләт файдасына конфискацияләгән.
БР Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2024 елның июлендә ир-ат “Джили Монджаро” машинасы белән идарә иткән һәм инспекторлар тарафыннан тоткарланган, алар машина йөртүченең исерек хәлдә булу фактын теркәгән. Моңа кадәр хокук бозучы исерек килеш медицина тикшерүе узудан баш тарткан өчен административ җаваплылыкка тарттырылган булган инде. Гаепләнүче үз гаебен таныган.
Менә бит... Бер тамагыңа хуҗа була алмагач шулкадәр кыйммәтле машинаңнан колак кагуың бар...
Чыганак: bashinform.ru