Новости
25 март 2025, 09:32

Балтачта наркотикларның зарарын аңлаган буын тәрбияләнә

Бу максаттан районда күп төрле чаралар оештырыла һәм үткәрелә.

Балтачта наркотикларның зарарын аңлаган буын тәрбияләнәБалтачта наркотикларның зарарын аңлаган буын тәрбияләнә
Балтачта наркотикларның зарарын аңлаган буын тәрбияләнә

"Чиста буын - 2025" ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операция кысаларында яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотиклар, психоактив чаралар, тәмәке, алкоголь куллануны профилактикалау максатында Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында әңгәмә оештырылды.

 Аның барышында укучылар һәм укытучылар үзәк район хастаханәсе табиб-педиатры А. Г. Муллахмәтов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү буенча өлкән оперуполномоченные А. Ф. Абраров, шул ук бүлекнең балигъ булмаганнар эше инспекторы А. Ф. Хөсәенова кебек белгеч белән очраштылар. «Романтик» яшүсмерләр клубының яшьләр белән эшләү буенча белгече Г. Х. Сәгъдиева, физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлегенең балалар һәм яшьләр белән эшләү буенча баш белгече Г.Р. Солтанова яшьләрне үз тормышларын наркотиклар белән бәйләмәскә өндәде: татып карамаска, тәкъдим итмәскә, таратмаска, сакламаска, җитештермәскә һ.б.

Кешегә сәламәт яшәү рәвеше һәм сәламәт мавыгулар гына бәхетле кеше булырга мөмкинлек бирәчәк.

Автор:
Читайте нас