Туриндагы Паралимпия уеннарының биатлон буенча ике тапкыр чемпионы, чаңгы эстафетасы көмеш бүләк иясе Рөстәм Гарифуллин Асавка авылы егете иде. 21 март көнне “Көньяк” микрорайонында оештырылган ярышларда аның бертуганы Динар Гарифуллин да бихисап балтачлылар белән бергә чаңгы трассасына басты. Ярышлар башланыр алдыннан ул абыйларын онытмаганнары өчен рәхмәт белдерде, иң көчлеләр җиңүче булсыннар дигән теләген җиткерде. Бу көнне башлангыч сыйныф укучыларыннан алып өлкән яшьтәге чаңгычылар бер уйда, бер максатта янды.
Ярышта иң беренчеләр булып 3–4 сыйныф укучылары трассага басты, алар 500 метр аралыкны уздылар. Ярыш булгач аның җиңүчеләре дә булырга тиеш. Иске Тимкә авылыннан Назгөл Саяповага тиңнәр табылмады, ул финишка беренче булып килде. Иске Балтачтан Амелия Ризванова— икенче, Нефтекама шәһәреннән Илана Хөсниярова өченче урынга лаек булдылар.
Ир балалар арасында Иске Балтачтан Даян Исламов —җиңүче. Иске Тимкә авылыннан Булат Арсланов— икенче, Иске Балтачтан Айрат Хәйрулллин өченче урыннарга чыктылар.
Бишенче- җиденче сыйныф укучылары арасында Иске Тимкәдән Миләүшә Гыйләҗева алдынгылыкны кулыннан ычкындырмады. Түбән Иванай мәктәбе укучысы Виктория Бикузина икенче булып финишка килде. Район үзәгеннән Аделина Солтановага өченче урын бирелде. Шул ук яшь категориясендә ир балалар арасында Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучысы Кирил Кильбахтин җиңү яулады. Иске Тимкәдән Данил Полянцев икенче урынга чыкты.
Өлкән сыйныф укучылар 1 километр аралыкны узды.Сигезенче- унберенче сыйныф укучылары арасында Түбән Иванай урта мәктәбе укучысы Лана Сарбашева җиңүче. Шул ук белем учагыннан Юстина Айдимирова— икенче, Иске Балтач 1нче урта мәктәбеннән Юлия Солтанова өченче урыннарны бүлештеләр. Шул ук яшь категориясендә Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучысы Илсаф Шәриповка тиңнәр табылмады. Түбән Иванай мәктәбеннән Алексей Бикмурзин икенче урынга лаек булды.
Унсигез яшьтән алып 40 яшькә кадәрге гүзәл затлар арасында Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучы Гөлия Хәйруллина —беренче, шул ук мәктәптән Валентина Гарейшина икенче урыннарга лаек булдылар. Түбән Иванай мәктәбе укытучысы Надежда Беляева призлы өченче урынны яулады.Ир егетләр арасында чемпионның туганы Динар Гарифуллин— җиңүче. Түбән Иванай мәктәбе укытучы Рудислав Беляев— икенче, үзәк район больницасының табибы Айдар Муллахметов өченче урыннарны яуладылар.
Кырык яшьтән алтмыш яшькә кадәр яшь категориясендә Иске Балтач мәктәбе укытучысы Фәнзәт Әхмәтовка тиңнәр табылмады. Үзәк район больницасының баш табибы Салават Гыйльметдинов икенче урынга лаек булды.
Шул ук яшь категориясендә гүзәл зат вәкилләре арасында Сәйтәк урта мәктәбе укытучысы Альбина Зәгафуранова— беренче, Иске Тимкә авылыннан Гөлназ Сәфәрова— икенче, үзәк район больницасының шәфкать туташы Аннария Шаймуллина өченче булып финишка килделәр.
Алтмыш бер яшьтән өлкәнрәк катнашучылар арасында Югары Иванайдай Георгий Беляев алдынгылыкны кулыннан ычкындырмады. Шул ук авылдан Вадим Килимбаев— икенче, Ялангачтан Расих Гафурҗанов өченче урынга чыктылар. Өлкән хатын-кызлар арасында Финария Габдуллина җиңүче.
Ярыш ахырында Физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлегенең балалар һәм яшьләр бүлеге начальнигы Максим Ахтариев һәм шул ук бүлекнең баш белгече Гүзәллия Солтановалар җиңүчеләргә Мактау грамоталары тапшырдылар.
Газим ТАЛИПОВ фотолары.