Новости
24 март 2025, 04:25

Бәләкәй Эльнараның зур уңышлары

Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучысы  Эльнара Сәлимгәрәева “Тукай моңнары” район фестиваль-бәйгесендә катнашып Гран-при яулады!

Бәләкәй Эльнараның зур уңышларыБәләкәй Эльнараның зур уңышлары
Бәләкәй Эльнараның зур уңышлары

Үзе бәләкәй генә булса да, уңышлары, җиңүләре зур бу кызның.

Әнисе Эльвира Әхнәф кызы белдерүенчә, ул мәктәпкә кергәндә укый белгән. Укуда да сынатмый. Хәтере бик яхшы. Шигырьләр укырга, ятларга бик ярата. Әнисе кызын төрле бәйгеләрдә, конкурсларда катнашырга бик җитди әзерли. Белгечлеге буенча Эльвира Әхнәф кызы укытучы.

—Бик актив кыз. Күп белергә омтыла. Дәресләрдә һәр яңалыкны вакытында үзләштереп калырга тырыша, сораулар бирә. Андый балалар белән эшләве рәхәт, — ди Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рима Мансурова.

2023нче елда Эльнара Сәлимгәрәева Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей – заповеднигы уздырган “Сөйләшәбез төрле телләрдә, аңлашабыз дуслык телендә” дип аталган III  Бөтенрусия туган телдә шигырь уку конкурсында беренче дәрәҗә дипломга ия булды. 

Узган елда Башкортстан Республикасыф Мәгариф министрлыгы, Мәҗит Гафуриның Уфадагы йорт-музее, “Мәҗит Гафури — XXI  гасыр”  Төбәк җәмәгатъ палатасы үткәргән “Без Мәҗит Гафурины укыйбыз” Халыкара әдәби-нәфис бәйгедә катнашып беренче дәрәҗә дауреат булды Эльнара Сәлимгәрәева.

Ә шушы көннәрдә район мәгариф бүлеге оештырган Тукай моңнары” район фестиваль-бәйгесендә катнашып Гран-при яулады ул. Бу бәйгегә бөек Тукайның “Су анасы” шигырен әзерләде.

Шигъриятне яраткан кыз районда нәшер ителгән “Балтач таңнары” гәзите редакциясе оештырган шигърият бәйгеләрендә дә актив катнаша, җиңүләр яулый.

Шигърият белән дус яшьләрдә өмет бар. Эльнарага алдагы тормышында да яңа үрләр, яңа җиңүләр телик!

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас