Новости
21 март 2025, 06:50

Балтачлылар“1418" дигән Халыкара тарихи интеллектуаль уенда көчләрен сынады

Балтач студентлары һәм укучылары "1418" дигән Халыкара  тарихи интеллектуаль уенда үзләрен сынадылар

Балтачлылар“1418" дигән Халыкара  тарихи интеллектуаль уенда көчләрен сынадыБалтачлылар“1418" дигән Халыкара  тарихи интеллектуаль уенда көчләрен сынады
Балтачлылар“1418" дигән Халыкара тарихи интеллектуаль уенда көчләрен сынады

“1418" дигән Халыкара  тарихи интеллектуаль уен җир шарының төрле почмакларында урнашкан илләрдә яшәүчеләр арасында оештырылды.  “Җиңү волонтеры” Бөтенрусия җәмәгать хәрәкәте, "Бердәм Русия" партиясе  тарафыннан оештырылган интеллектуаль уенда балтачлылар да катнашты. Уен  Бөек Ватан сугышы елларына кагылышлы сорауларны үз эченә алган иде.

Конкурста катнашу өчен 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге ун кешедән артык булмаган гомуми белем бирү оешмалары укучылары командалары чакырылган иде.  

Уен онлайн-форматта  узды. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган «1418» Халыкара тарихи интеллектуаль уенга Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы студентлары, Югары Карыш урта мәктәбе укучылары да кушылды.

Райондашларыбыз белемнәренә һәм логика нигезләнеп, 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр чорны үз эченә алган Бөек Ватан сугышы тарихына бәйле сорауларга җавап кайтардылар.

Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы студентлары янына бу көнне “Бердәм Русия” сәяси партиясенең урындагы бүлекчәсе секретаре  Илнур Сираев, “Романтик” яшүсмерләр клубы белгечләре, колледж укытучысы Миләүшә Исмәгыйлева һәм колледж директорының тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Айгөл Гариповалар тарихны белүнең никадәр мөһим икәнлеген төшендерделәр. Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаганда мондый чаралар аеруча актуаль. Тарихны һәммәбез дә белергә тиеш.

Балтачлылар“1418" дигән Халыкара  тарихи интеллектуаль уенда көчләрен сынады
Балтачлылар“1418" дигән Халыкара  тарихи интеллектуаль уенда көчләрен сынады
Балтачлылар“1418" дигән Халыкара тарихи интеллектуаль уенда көчләрен сынады
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас