—Өч ел элек Тучыбай авыл мәдәният йортында капиталь ремонт үтте. Бу вакытта мәдәният учагында кадрлар җитешсезлеге бар иде. Район мәдәният сарае директоры Гөлнара Шәймөхәмәтова һәм урындагы җитәкчелек мәдәни чараларны оештыручы эшенә тәкъдим иткәч, ризалаштым. Авыл уртасында шундый зур бина эшләмәсә, халыкка җыелырга урын да булмас иде бит... Хәзер мәктәптә укытучы эшем белән бер үк вакытта мәдәни чараларны оештыручы хезмәтен дә алып барам.
Халык белән эшлибез, үзешчән сәнгать осталары бик актив кешеләр.
Авыл мәдәният йорты каршында “Ихлас” халык театры, “Ямьле Танып” фольклор коллективы эшли, ир-егетләр, хатын-кызлар вокаль ансамбльләре, “Илһам” бию коллективы уңышлы эшләп килә. Ел саен авылда фольклор бәйрәмнәре үткәрәбез. “Нәүрүз” бәйрәмен халык әзерләнеп каршы ала. “Саумысыз, авылдашлар!”га чит җирләрдән сагынышып авылдашлар кайтып җыела. Көзге муллыкта Тучыбайда гөрләп “Балан” бәйрәме үтә.
— Сез календарь даталарны да игътибардан читтә калдырмыйсыз?
—Әйе. Халыкка, бигрәк тә үсеп килүче буын вәкилләренә кызык һәм әһәмиятле алар. Бөтенсоюз Пионерия оешмасының туган көнендә ел саен ал галстуклар тагып, быргы кагып, барабан сугып, үзебезнең бала чактагы җырларны авыл урамнарыннан җырлап үтәбез. Кулларга флаг тотып узганны олы буын кешеләре дулкынланып тамаша кылалар. Чөнки бу чорлар аларның яшьлек елларын искә төшерә. Ә яшьлекне һәммәбез сагынып хәтердә яңартабыз.
—Бәйрәм концертларыгызда зал халык белән тулы була...
—Әйе. Бездә мәдәнияткә гашыйк халык яши. Зур бәйрәмнәргә зур концертлар әзерлибез. Патриотик номерлар һәр концертта аерым урын алып тора.
—Мәдәни чараларны оештыручының эше чаралар оештыру белән генә чикләнмидер...
—Юк инде. Безнең эш халыкны культуралы ял иттерү. Кичләрен олы яшьтәге ир - егетләр бильярд уйный. Аны узган елда “Реаль эшләр” проекты чикләрендә булдырдык. Яшьләр — теннис, балалар өстәл уеннары: шахмат, шашка, домино уйнарга ярата. Безнең авылда кичләр бик күңелле, файдалы үтә.
—Уңышларыгызны да барлап үтәсе иде...
— Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан узган “Җиңү Салюты” район фестивалендә икенче урын алдык. “Батырша авазы” республика бәйгесендә үзешчән сәнгать осталарыбыз Гөлфирә Сафина — беренче урын, “Ялан ашы”нда Фәрис Дәүләтов Гран-при яулады.
—Бер үк вакытта мәктәптә дә укытып, мәдәният эшен дә алып бару җиңелдән түгелдер. Ничек өлгерәсез?
—Мин электән үк авылдагы мәдәни чаралардан читтә калмадым, гел катнашып килдем. Вакытны дөрес бүлсәң, өлгереп була.
Безнең мәктәп коллективында да иҗатны үз иткән кешеләр күп. “ЭТЮД” дип алаталган мәктәп театрыбыз бар.
—Эшләрегез уң булсын! Авылда мәдәният учагы сүрелмәсен!
Рәсемдә: Эльмира Рәшит кызы чараларны онытылмас мизгелләргә бай итүгә көч сала