Авыл китапханәсе мөдире Динария Мухина сөйли:
— Нина Ямурзина — үз эшенең чын энтузиасты. “Саска вий” ансамбле репертуарында нигездә мари җырлары. Әмма һәр бәйрәмгә һәвәскәрләр тематик номерлар да әзерлиләр. Ватанны саклаучылар елын ачуга һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган концерт авыл халкы күңелендә аеруча истә калырлык булды. Тормыш иптәше хатынының эшен бик хуплый һәм аңа эшендә һәрчак ярдәм итә. Мәдәният өлкәсендә хезмәт салган кешегә гаиләсендәге аңлы караш бик тә кирәк ул...
Ансамбль казанышларында Нина Ильиничнаның икенче яртысы Юрий Анатольевичның да өлеше бардыр. Нина Ямурзина һәм аның ансамбле төрле күргәзмә һәм конкурсларда актив катнашалар. Нинди төбәктә узган чарада булсалар да, Нина Ямурзина аннан мари халкының борынгы көнкүреш әйберләрен алып кайта һәм үзләрендә тупланган тарихи кыйммәтләрне баета, тулыландыра. 2024нче елда алар Мишкә районының Мишкә авылында узган “Уярня” зона конкурсында беренче урынны алдылар. Ә 2025нче елда районда узган патриотик җыр бәйгесеннән беренче урын яулап кайттылар. Ел саен Нина Ямурзина үз өендә “Мич көне” оештыра. Ансамбльдә катнашучылар мич ягып коймак пешерәләр, традицияләрне искә төшерәләр һәм күмәкләшеп чәй эчәләр. Бу чара үткәннәр белән элемтәне сакларга һәм яшь буыннарга мари мәдәнияте турында күп кыйммәтләргә төшенергә мөмкинлек ача. Нина Ямурзина — халык традицияләрен саклап калу һәм алга этәрү үрнәге. Моңлы ханымның “Саска вий” ансамблендәге эше мари мәдәниятен саклап калуга һәм аны яшь буыннарга тапшыруга турыдан-туры булышлык итә.
Рәсемдә: Рух ныклыгы милли кыйммәтләрне саклауга бәйле