Новости
20 март 2025, 14:48

Башкортстанга экстрасенслар килгән

"Битва экстрасенсов" телешоуының йолдызлары нинди авылга килгәннәр? Анда нәрсә булган?

Башкортстанга экстрасенслар килгәнБашкортстанга экстрасенслар килгән
Башкортстанга экстрасенслар килгән

Кичә кичен Башкортстанга билгеле экстрасенслар килгән дигән хәбәр таралды.

“Уфа1ру” сайты хәбәр итүенчә, Башкортстанга "Битва экстрасенсов"  тапшыруы йолдызлары - Виктория Райдес, Александр Шепс һәм Артем Краснов килгәннәр. Алар тапшыруның яңа чыгарылышын төшерү өчен Шаран районындагы 400гә якын кеше яшәгән Яммәт авылына барганнар.

Урындагы халык үз авылларында кара көчләр идарә итә дип уйлыйлар. Алар хәбәр итүенчә, бу авыл бәхетсез икән, янгыннар очрагы күп була, балалар монда еш үлә, эчкечелек көчле һәм аңлашылмаслык мистик күренешләр дә күп була икән.

Фото: “Уфа1ру” сайтыннан алынды.

Автор:
Читайте нас