Бүген район Хакимиятендә телләр буенча административ комиссиянең чираттагы утырышы узды.
“Башкортстан халыклары телләре турында” гы законны гамәлгә ашыру буенча комиссия утырышы башында әлеге комиссиянең җаваплы секретаре Гөлнара Шәймөхәмәтова көн тәртибенә куелган мәсьәләләрнең мөһимлеген һәм актуальлеген ассызыклап үтте.
Район башкортлары Корылтае башкарма комитеты рәисе Гөлфия Шәисламова “Иң грамоталы муниципаль берәмлек” һәм хәзерге җәмгыятьтә “гаилә институты”н ныгыту, туган тел һәм гореф-гадәтләрне саклаучы һәм үстерүче үрнәк гаилә башкортлар яшәгән Русия Федерациясе төбәкләре һәм Башкортстан халкы арасында үрнәк гаиләне ачыклау максатыннан үткәрелә торган “Үрнәкле башкорт гаиләсе” республика конкурслары турында сөйләде. Шулай ук биредә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туган телләрне өйрәнү буенча нинди эшләр башкарылуы турында чыгышлар яңгырады.
Шушы көннәрдә телләр буенча административ комиссия әгъзалары Иске Балтачтагы сәүдә нокталарында “Башкортстан халыклары телләре турында” гы законының үтәлешен тикшерү буенча рейд үткәргән. Комиссия әгъзасы Рөстәм Вәлиев рейд барышында очраган сәүдә нокталары һәм башка күрсәтмә текст мәгълүматларындагы хаталарны презентация ярдәмендә күрсәтеп, анализ ясады. Кызганычка каршы, районда мондый хаталар бихисап. Рөстәм Мәүләви улы билгеләвенчә, башкорт телендә визуаль мәгълүмат тексты кагыйдәләр буенча сулдан яки өстән, рус телендә уңнан яки астан урнашырга һәм зурлыгы буенча бертөрле хәрефләр белән башкарылырга тиеш. Шулай ук әлеге рейд барышында ачыклануынча, күп кенә сәүдә нокталары исемнәрендә очраган төп хаталар— башкорт телендә тәрҗемәсе булмау яки дөрес язылмаганлыгы. Барлык булган күрсәтмә текст мәгълүматларын дөрес һәм тиешле итеп языр өчен урындагы комиссиягә мөрәҗәгать итү зарур.
Әгәр дә мондый текстларны дөрес итеп язуда кыенлыклар килеп чыкса, аларга “ПрофПеревод” автомат мәгълүмат системасы ярдәмгә килә. Урындагы комиссиянең җаваплы секретаре Гөлнара Шәймөхәмәтова (әлеге мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итү өчен телефон номеры 8(347)53-2-13-88) билгеләвенчә, “ПрофПеревод” ярдәмендә физик яисә юридик берәмлекләр, шәхси эшкуарлар сүзләрне, сүзтезмәләрне һәм җөмләләрне башкортча тәрҗемә итә. Мондый тәрҗемәләр юридик көчкә ия һәм башкорт теленнән аккредитацияләнгән экспертларның имзасы белән раслана.
Утырыш кысаларында башкорт телләрендә язылган элмә такталарда, юл күрсәткечләрендә, урамнар атамаларында хаталарны төзәтү өчен махсус “Город без ошибок. Башкортостан” чат-боты булдырылуы турында хәбәр ителде. Аның ярдәмендә республиканың теләсә кайсы кешесе үзе күргән язулардагы хаталарны хәбәр итә ала. Мөрәҗәгатьләр “Инцидент-менеджмент” системасы аша эшкәртелә. Шулай ук районда очраган мондый хаталар турында комиссиянең җаваплы секретаре Гөлнара Зиннәтнур кызына мөрәҗәгать итәргә була.