Үзебезнекеләргә фронтта…
“Башкортстан үзенекеләрен ташламый” дигән гыйбарә киң таралыш алды. Фронттагы солдатлар Башкортстанның үз егетләре турында зур хәстәрлек күрүен, кирәкле әйберләр белән даими рәвештә гуманитар ярдәм җибәрүен, ә өйдә яугирләрнең гаиләләренең бернәрсәгә дә мохтаҗ булмавын яхшы белә. Күп кенә хәрби хәбәрчеләр дә Башкортстанның фронтка һәм сугышчыларга ярдәме илдә иң яхшыларның берсе булуын билгеләде.
Без илдә беренче булып 2022нче елда гуманитар конвой озаттык, ә алар барлыгы 144 булды. Моннан тыш, алгы сызыкка кирәкле әйберләр белән посылкаларны бөтен республикадан предприятиеләр, муниципалитетлар, битараф булмаган гражданнар даими рәвештә озата. Донбасста якташлары янында булмаган бер генә район Хакимияте башлыгы да юк. Башкортстан гуманитар ярдәм китерүнең үз системасын булдырды: ЛХРда безнең логистик үзәк эшли, анда ярдәм заявкалар һәм ихтыяҗлар буенча бүленә.
Безнең табиблар чиратлап СВО зонасына солдатларга да, урындагы халыкка да ярдәм күрсәтергә бара, анда хәтта тешләрне дәвалау өчен заманча стоматология модулен дә китергәннәр. Безнең хатын-кызлар отрядлары СВО зонасындагы хәрби госпитальләрдә эшли, яралыларны карарга ярдәм итә.
... һәм тылда ярдәм итәбез
Тылда, СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен 40тан артык ярдәм чарасы эшләнде, алар шифаханәләрдә бушлай дәвалануны, балаларга белем бирүне, кайбер салымнардан азат итүне, көнкүреш проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтүне һәм башкаларны үз эченә ала. Бер генә хәрби хезмәткәрнең гаиләсе дә игътибарсыз калмый.
Радий Хәбиров бу процессны шәхсән үзе контрольдә тота, ул берничә тапкыр махсус операция зонасында, алгы сызыкта булды, яугирләрнең проблемалары һәм шатлыклары турында үзләреннән ишетү өчен алар белән даими аралаша.
Контракт хезмәте
Башкортстан контракт хезмәтенә җыюны оештыру, халык белән патриотик һәм аңлату эшләре алып бару буенча да үрнәк күрсәтә. Мобилизацион әзерлекне тиешле дәрәҗәдә оештыру ыгы-зыгы булдырмаска ярдәм итте, ә соңыннан безнең республика илне якларга әзерлеген эш белән исбатлады. Иреклеләрдән республикада хәзер данлыклыга әйләнгән Салават Юлаев, генерал Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемендәге “исемле” башкорт батальоннары, ә соңыннан “Башкортостан” мотоукчылар полкы оештырылды. Республикадан иреклеләр агымы бүген дә кимеми.
Сугышчыларны тыныч тормышка әзерлибез
Республикада СВОда катнашучыларны тыныч тормышка адаптацияләү системасын да актив үстерәләр. Бу юнәлештә “Ватанны саклаучылар” фонды филиалы зур эш алып бара. Оборона министры урынбасары, дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева Башкортстанда фонд эшен оештыру тәҗрибәсе, аерым алганда, берьюлы берничә шәһәрдә ярдәм үзәкләрен ачу уникаль һәм нәтиҗәле, шуңа күрә аны башка төбәкләргә дә таратачаклар, дип белдерде.
“Геройлар вакыты” федераль проекты рәвешендә Башкортстанда “Башкортстан Геройлары” кадрлар программасы эшли башлады. Әлеге программа буенча СВОда катнашучылар арасыннан предприятиеләрдә, оешмаларда, төрле дәрәҗә власть органнарында эшләү өчен квалификацияле идарәчеләр әзерләячәкләр. Беренче атнада ук 1000гә якын кеше анда катнашуга заявка биргән, бу аның таләп ителгән булуы турында сөйли. Радий Хәбиров төбәк җитәкчеләреннән беренче булып хәрби бурычларын үтәү барышында аерылып торган СВОда катнашучыларны җаваплы постларга билгели башлады һәм киләчәктә дә моны эшләвен дәвам итәчәген белдерде. Ул шәхсән программада катнашучы берничә кешенең остазы булачак һәм аларны дәүләт идарәсе нечкәлекләренә өйрәтәчәк.
Белешмә:
СВО
ны яклап комплекслы ярдәмгә җәлеп итү буенча ТОП-15 лидер регионнар исәбенә керделәр:
1. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе
2. Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе
3. Башкортстан Республикасы
4. Брянск, Курск һәм Белгород өлкәләре
5. Ростов өлкәсе
6. Татарстан Республикасы
7. Чечен Республикасы, Краснодар крае
9. Самара өлкәсе
10. Кырым һәм Севастополь
11. Тула өлкәсе
12. Приморье крае
13. Чиләбе өлкәсе
14. Свердловск өлкәсе
Русия журналисты, тарихчы һәм политолог, юрист, әдәбият белгече, блогер, колумнист, җәмәгать эшлеклесе Павел Данилин сәяси мәгълүмат үзәге әзерләгән доклад нигезендә “Русия Федерациясе субъектларының махсус хәрби операция көн тәртибенә җәлеп ителүе” нигезендә Русия төбәкләренең СВО форматына җәлеп ителүенә бәйле хәлне ачыклаучы түгәрәк өстәл үткәрүдә катнашты. Ул ачыклаганча, Русия төбәкләре әлеге тематикага шактый тирәнгә үтеп кергән, һәм, исемле ирекле формированиеләр формалаштыру нәтиҗәсендә, асылда үз хәрби берләшмәләрен алган. Шул ук Башкортстан исемле ирекле формированиеләр булдыру һәм аларны тәэмин итү буенча лидерлар рәтенә керә (берьюлы берничә исемле батальоны, “Башкортостан” полкы һәм башка бүлекчәләре бар). Исемле батальоннар — бу төбәкләрнең тарихи һәм гомуммилли масштабтагы гомуми эшкә шәхси өлеше дә. Аларны төзү милли һәм конфессияара татулыкка ирешүне, шулай ук бөтен җәмгыятьнең һәм зур күпмилләтле илнең барлык субъектларының югары берләшүен күрсәтә. Алдынгы регионнарның шартлы исемлегендә: Чечен Республикасы (Россия университеты базасында “Ахмат” спецназы һәм отрядлары иреклеләрен әзерләү), Краснодар крае, Татарстан Республикасы, Төмән өлкәсе, Самара өлкәсе һ. б. Әмма шул ук вакытта нәкъ менә Башкортстанда башка милли республикалар арасында максималь “патриотик мобилизация” күзәтелә. Төбәк башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанның эчке сәясәте контурларын үзгәртте һәм республиканы СВО башлануга «идеологик яктан» әзерләде дип әйтергә була. Аерым алганда, Башкортстан геройлары пантеонында төп урынны Донбассны немецлардан азат иткәндә һәлак булган Бөек Ватан сугышы генералы М. Шәйморатовка бирәләр, ул милли телләрдә төбәк хәрбиләре институты булдырылды, СВО көн тәртибенә милли интеллигенция актив җәлеп ителә, Идел буе федераль округында иң яхшы «Патриот» паркы төзелде. Әйе, чыгышында Мәскәү турында, Путинның СВО сугышчыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү үзәгендә булуы, геройлар вакыты Программасы һәм Якутия турында күп сөйләде.
Балтач халкы үзенекеләрне ярдәменнән калдырмый
Өч елдан артык дәвам иткән СВО барышында Балтач районыннан
солдатларга 25 миллионнан артык 26 гуманитар конвой җыелып илтеп тапшырылды. Гуманитар ярдәмне озата бару һәм солдатларыбызның үз кулларына илтеп җиткерүдә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев шәхсән үзе дә катнаша. Гуманитар ярдәм туплау кебек изге эштә районда яшәгән пенсионерлар да, эш яшендәгеләр дә, эшкуарлар да, мәктәп укучылары да актив катнаша.
Әлеге вакытта 300гә якын балтачлы кулына корал тотып алгы сызыкта тынычлык яулап көрәшә. Тылның фронтка ярдәме ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген һәр кеше аңлый. Тиз бозылмый торган азык-төлек, чиста су, җылы киемнәр, медикаментлар, сугыш кирәк-яраклары алу өчен акчалата ярдәм, махсус техника — һәмммәсе кирәк һәм мөһим бүген. Шәхси посылкалардан тыш, балтачлылар маскировкалау челтәрләре, автомобильләр, мотоцикллар, җиһазлар, махсус приборлар һәм солдатлар өчен бик күп кирәкле әйберләр җибәрделәр һәм бу эш дәвам итә.
Авыл халкының шулай берләшүе, хезмәтләре белән генә түгел, якты киләчәккә ышанычы белән дә фронтка ярдәм итеп, Җиңүнең гомуми эшенә зур өлеш кертүе билгесе бу. Рух көче һәм җиңүгә ышаныч авырлыкларга карамастан, авыл халкы җиңүгә ышанычын югалтмый. Балтач районы халкының рухи көче һәм җиңүгә ышанычы үзләренә генә түгел, ә солдатларның рухын да күтәрә һәм Җиңү безнең кулда булачагына ышанычны арттыра.