Моңа кадәр хатыны аның хыянәт иткәнен ачыклаган. Бу хакта telegram-каналлар язалар. «ЯНАОда миграция мәсьәләләре буенча полициянең урындагы бүлеге башлыгы үз-үзен атып үтергән», — дип яза Baza. Билгеләп үтелгәнчә, моның сәбәбе — аның хыянәте аркасында гаиләсе таркалуы. 16 март иртәсендә полиция хезмәткәре һәлак булган. Аның өч баласы калган, дип яза үзенең сайтында ВТ.