Васфирахман Вәсимов Европаның күп илләрен азат итүдә катнаша. Аның исеме — совет халкының фашизмга каршы көрәштә ныклык һәм батырлык үрнәге.
Европа илләрен азат итүдә катнашу факты Васфирахман Васимовның нацист Германиясен җиңүгә зур өлеш кертүе турында сөйли.
Аның тарихы — ветераннарның батырлыклары турындагы истәлекләрне саклау һәм аларның тәҗрибәсен килер буыннарга тапшыру ягыннан үтз дә мөһим. Без Ватаныбызның һәм башка халкыбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен, сәламәтлекләрен биргән Васфирахман Вәсимов кебек геройларны истә тотарга һәм хөрмәт итәргә тиешбез. Аларның батырлыгы — барыбыз өчен дә батырлык һәм патриотлык үрнәге.
Каһарман райондашыбызның фронт юлларын барлап үтик.
Ялангач авылы егете Васфирахман Солтангали улы Васимов унҗиде яше тулгач, 1943 елның 27нче февралендә фронтка алына. Башта автополкта өч ай укып шофёр белгечлеге ала. ЗИС-5 автомашинасына утырталар аны. Тәүге чыныгуны Харьков өчен барган сугышларда үтә. Андагы мәхшәрне озак еллар тетрәнүсез исенә төшерә алмый. Япь-яшь солдатларга канлы яу кыры, исәбе-саны булмаган мәетләр бик авыр тәэсир итә.
Октябрь аенда Васимов Днепропетровск өлкәсе шәһәрләре һәм авылларын, 1944нче ел җәендә Украинаның Коростень, Новгород-Волынский, Житомир, Шепетовка һәм башка шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Беренче бүләге — “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале — Шепетовка өчен барган алышлар истәлеге. Сугыш кораллары, припаслары ташыган шофёрга автомашинасы белән снарядлар шартлавы астында фронтның алгы сызыгына күп тапкырлар үтәргә туры килә. Машинасының кузовы, кабинасы яарчыклардан теткәләнгән чакары күп була. Илаһи көчнең саклавы беләндер, яу кырыннан исән – имин чыгып килә.
Бер төркем шофёрларны фронт яны өйрәнү полкына танкистлыкка укырга җибәрәләр. Алар арасында Васфирахман Васимов та була. Сержант дәрәҗәсе алып механик-водитель сыйфатында янә көрәш юлын дәвам итә. Танкка снаряд тиеп янган вакытларда күп үлемнән калган чаклары хәтеренә уелып кала. 1945нче елның февралендә Польшаның Вроцлав шәһәре тирәсендә камалышта калган немец-фашистларга каршы сугышта яугир контузия ала. Госпитальдән чыккач, Польшаны азат итүдә, Германиянең Дрезден шәһәренә кадәр каты алышларда катнаша. Праганы азат итешә. Мондагы батырлыгы Кызыл Йолдыз ордены белән билгеләнә. Сугыш тәмамлангач та туган илгә кайтырга туры килми әле райондашыбызга. Чехословакиянең башкаласы Прагага куркыныч килеп тугач, аларның полкы марш-ташлау ясап тәүлек эчендә Прагага килеп җитә, аны фашистлардан азат итүдә катнаша. Күрсәткән батырлыклары өчен Васфирахман Васимов “Праганы азат иткән өчен” медаленә лаек була.
Башта Чехословакиядә, аннары Австриядә Советлар Союзы Маршалы Конев командалыгындагы гаскәрләрнең үзәк группасы составында хезмәт итә. 1950нче елның июль аенда гына Башкомандующий Коневның үз улыннан Рәхмәт грамотасы һәм бүләкләр алып, туган якларына юллана.
Сугыштан соңгы хәрби хезмәте вакытында спорт белән шөгыльләнгән, гимнастика буенча икенче разрядка ия булган егет тыныч тормышта хезмәт юлын дәвам итә.
Бөек Ватан сугышында катнашкан Васфирахман Солтангали улының фронт юлы батырлык һәм фидакарьлек үрнәге. Ул гаҗәеп ныклык һәм тәвәккәллек күрсәтеп, алгы сызыкта алыша. Сугыштан соң Васфирахман Солтангали улы фронттагы дуслары белән элемтәдә тора. Аның хатлары дуслык һәм тугрылык символына әверелә, алар авыр, ләкин героик вакытларны искә төшерә. Васфирахман Солтангали улының батырлыклары һәм тормыш юлы үсеп килүче буын өчен үрнәк. Аның истәлеге яшәр, Бөек Җиңү һәм аны яулаучылар турында искә төшереп торыр.
Фотолар шәхси архивтан