Новости
12 март 2025, 03:42

Трамп бу атнада Путинга шалтыратырмы?

Аның мондый нияте бар, ди.

Трамп бу атнада Путинга шалтыратырмы?Трамп бу атнада Путинга шалтыратырмы?
Трамп бу атнада Путинга шалтыратырмы?

АКШ президенты Дональд Трамп Россия Президенты Владимир Путин белән Украина тирәсендәге хәл турында фикер алышырга тели.

 Ул Путин белән бу атнада ук сөйләшергә теләве турында сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости. Трамп фикеренчә, Путинның утны туктатуга ризалыгы Украина конфликты тәмамлануга “юлның 75%”ы билгесе булачак. "Мин Владимир Путин белән әңгәмә үткәрергә планлаштырам. Танго өчен ике кеше кирәк, шулай бит? Ул шулай ук риза булыр дип өметләнәм (утны туктатуга-ред.), һәм бу юлның 75% билгесе булачак " - дип белдергән ул. Аның Путин белән сөйләшүе агымдагы атнада булырмы дигән сорауга Трамп: «Минемчә, әйе» дип җавап биргән

Автор:
Читайте нас