Новости
11 Марта 2025, 04:36

“Тарихның тере шаһиты”

Балтач район мәдәният сараенда һәвәскәр шагыйрь, Бөек Ватан сугышы һәм педагогик хезмәт ветераны Әхнәф Мазһар улы Мазһаровның иҗытна багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте.

“Тарихның тере шаһиты”“Тарихның тере шаһиты”
“Тарихның тере шаһиты”

Кичә Уфа шәһәреннән кайткан райондашыбыз, күп җырлар авторы, автор-башкаручы Эльвира Хәмәтнурова башкаруында яңгыраган                 “Бөдрә тал”җыры белән башланды.  Бу җырның сүзләрен, якташыбыз, авылдашыбыз, сугыш ветераны, күпкырлы талант иясе Әхнәф Мазһар улы Мазһаров иҗат иткән.

Бүген без сезнең белән, илебез Бөек Жиңүнең 80нче язын каршы алганда, һәвәскәр шагыйрь, күкрәген күп санлы медальләр бизәгән якташыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны, районыбызның Почётлы гражданины, РСФСРның мәгариф отличнигы, 40 елга якын гомерен яшь буынга белем бирүгә багышлаган педагог Әхнәф Масһар улы Мазһаровның иҗатына багышланган  “Тарихның тере шаһиты” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичәгә жыелдык.

Әхнәф  Мазһар улынын шигырьләре тирән мәгънәгә ия. Чөнки аның һәр фикере тормышның ачысы һәм уты аша үткән, — диде кичәне алып баручылар Айдар Сираев һәм Лариса Дильмиева һәм Айдар Сираев шагыйрьнең “Унсигезләр” дигән шигырен укып ишеттерде. Унсигез яшьтәшнең фронтка алынып сугыш газапларын кичеп нибары дүртесенең генә Бөек Җиңү көнен каршылап туган якларына кайтуын чагылдырган әсәрне тыңлаганда тетрәнми мөмкин түгел.

   Вакыт адәм баласын аямый. Еллар узган саен Бөек Ватан сугышы ветераннары сафы сирәгәя. Кызганычка каршы, бүген Балтач районында бу дәһшәтле сугышны үз күзләре белән күргән, жиңүне якынайткан ике генә каһарман калды. Алар – Әхнәф Мазһаров белән Абзал Фазылов. Бу исемнәр — безнең өчен горурлык. Алар — Ватанны саклау, батырлык, ныклык үрнәге. Алар — тарихның тере шаһитлары.

Чара очраклы үтмәде. 8нче март көнне ветераныбыз үзенең 99 яшен билгеләде. Олы яше һәм сырхап торуы сәбәпле, Әхнәф Мазһар улы чарада үзе катнаша алмады. Әмма бүгенге һәм килер буыннарга теләкләрен визеоязма аша җиткерде.  Аның теләге: “Коточкыч сугыш китергән афәтне бер кешегә дә күрергә язмасын! Бар кеше дә тыныч күк астында яшәсен!”

Җитди, авыр сынаулардан торган тормыш юлы үткән Әхнәф Мазһаров. Әмма югалтулар, эзәрлекләүләр күрсә дә тулы бәхеткә ия шәхес ул. Шушы сикәлтәле сукмаклардан үткәнгә, авырлыкларга бирешмәгәнгә тормыш ямен аңлый ул...

Әхнәф Мазһар улы Мазһаров 1926 елның 8нче мартында Балтач районының Чурапан авылында крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне — туган авылында, җидееллыкны — Сәйтәк мәктәбендә ала.

            Арытабан уку өчен акча җитмәгәнлектән, колхозда хезмәт юлын башлый. Башта — төрле эшләрдә, соңрак бригадир вазифасында көч сала. Фронттан кайткан авылдашларына мунча миче чыгарып һәм башка эшләр башкарып, акча туплый. Акча җитмәү сәбәпле өзелгән укуын Әхнәф Мазһар улы берничә елдан соң дәвам итә, тик тамамлап өлгерми, аңа повестка тапшыралар. 17 яшьлек егет, абыйлары кебек үк, 1944нче елда Ватан сагына баса. Дүртенче Украина фронты, соңрак Беренче Белоруссия фронтында ел ярым сугыш яланында була.

Элемтәче Әхнәф Мазһаров Берлинга кадәр барып житә. Бөек Жиңүне Берлинда каршылый. Әлеге мизгелләр аның хәтеренә мәңгелеккә уелып кала. Ул сугышның коточкыч күренешләрен, фронтташ дусларының һәлак булуын үз күзләре белән күрә. Әмма шуңа карамастан, ул рухын сындырмый, җиңүгә ышанычын югалтмый. Һәм менә ул — Җиңү көне! Бу көнне ул еракта, чит жирдә каршы алса да, күңеле туган ягына, якыннарына омтыла. Ул тизрәк өенә кайтып, тыныч тормыш башларга хыяллана.

Җиде ел хәрби хезмәтне үтеп, 1950нче елда туган ягына кайта ул. Хезмәт иткән вакытында “Батырлык өчен”, “Хәрби казанышлары өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Берлинны алган өчен” медальләре һәм башка бик күп наградалар белән бүләкләнә.

Әхнәф Мазһаров демобилизациядан соң, бер ел Тучыбай мәктәбендә укытучы булып эшли, арытабан Балтач урта мәктәбенә күчерелә. Бөре педагогия институтының читтән торып уку бүлегенә укырга керә. Әхнәф Мазһаров кабат Тучыбай мәктәбенә җибәрелә. Анда булачак тормыш иптәше укытучы Рәйнә Гатуф кызы белән таныша. Яшьләр 1953нче елда өйләнешәләр. Тату һәм бердәм гаилә өч бала тәрбияләп үстерә — ике кызлары Лилия, Резеда һәм уллары Наиф канат ныгыта. Гаилә алар өчен зур терәк була, тормышның барлык авырлыкларын бергә җиңәргә ярдәм итә. Әхнәф абый белән Рәйнә апа балаларына яхшы тәрбия бирә, аларны хезмәт сөяргә, кешеләргә карата миһербанлы булырга өйрәтә.


Әхнәф Мазһар улы гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Ул Яңавыл язучылар берләшмәсе әгъзасы, Бөтенсоюз укытучылар съезды делегаты, халык мәгарифе отличнигы, РСФСР, БАССР Президиумының күп санлы Почёт грамоталары белән бүләкләнгән. Аның укучылары Әхнәф Мазһар улының дәресләрен һәрвакыт яратып искә ала. Чөнки ул һәр балага аерым игътибарлы була, аларга белем генә биреп калмый, ә тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итә. Ул — чын мәгънәсендә укытучы!

 

—Мондый чараларның патриотик тәрбия бирүдә әһәмияте зур. Бөек Ватан сугышы ветераннары белән исән чакларында ешрак күрешегез, очрашыгыз, сөйләшегез.  Районда алар нибары ике кеше калды. Шулай ук башларыннан күпне кичкән “Сугыш чоры балалары” һәм тыл эшчәннәре турында да онытмагыз. Аларның тормыш юлы безгә үрнәк, — диде районның ветераннар советы рәисе Рифат Сафин залда утырган яшь буын вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.

Әхнәф Мазһар улының укучысы Фәнзәви Миңнеәхмәтов мәктәп елларында Әхнәф Мазһар улында белем алган истәлекләрен яңартты.

Һәр яклап сәләтле, күп һөнәргә ия Әхнәф Мазһар улына табигать талантны кызганмаган, тәрбияче, шигъри дөнья тылсымчысы... Аның ижат сандыгы татлы җимешләргә тулы. Менә нинди юллар яза ул үзе турында:

              Минем гомер юлы өч язмышлы:

              Тумышымнан булдым игенче,

              Утлы яу кырында — мин сугышчы,

              Җиңеп кайткач, — белем бирүче.

Сугыш, кече Ватан һәм табигать, туган як темалары аның иҗатында зур урын алып тора. “Күңелем җырлары”, “Күңелем табышлары”, “Солдат батырлыгы”, “Поэма. Шигыръләр. Хәтерләүләр” һәм “Яугир юлы. Таныптан Эльбага кадәр” дип исемләнгән китаплар бастыра. Болар — иҗат җимешләренең берничәсе генә. Аның һәр китабы — тормыш фәлсәфәсе, кешелеклелек, туган якка сөю белән сугарылган. Аның иҗаты — безнең өчен рухи байлык.

Шагыйрьнең “Ана сагышы” поэмасын Көнтүгеш авыл мәдәният йортының “Аманат” фольклор коллективы үзешчәннәре  укыды.

 “Агыйдел тальяны” дигән шигырен Иске Балтач авылыннан  Фәнәзия Вәлиева укып ишеттерде.  

       “Балтач” шигырен тамашачылар Айдар Сираев укуында тыңлады. Лариса Дильмиева да шагыйрь иҗатыннан дулкынландыргыч әсәрен залдагыларга җиткерде.

Әхнәф Мазһар улының күп шигырьләре көйгә салынып җыр булып яңгырый. Район мәдәният сараеның вокаль триосы аның сүзләренә Эльвира Хәмәтнурова язган “Танып” җырын башкарды.

Римма Шакирова көе, Әхнәф Мазгаров сүзләренә ибат ителгән “Тәрбияче” җыры Ильнара Мәхмүтова башкаруында яңгырады (баянда Шаһит Фәрхуллин).

Менә сәхнәгә БРң атказанган мәдәният хезмәткәре Рая Хамаева көенә язылган “Сәйтәк маршы” жырын башкару өчен Сәйтәк урта мәктәбенең хатын-кызлар вокаль ансамблен чыкты. Бу чыгышны тамаша кылганда күзләр дымланды. Ул шул тикле дулкынландыргыч килеп чыкты.

Әхнәф Мазһар улы Мазһаров... Бу исемне әйтү белән батырлык, туган җиргә чиксез мәхәббәт, кешелеклелек кебек сыйфатлар искә төшә. Ул — сугышны да, авыр хезмәтне дә, тормыш сынауларын да җиңгән кеше. Ул — үзенең бар гомерен халкына багышлаган шәхес.

—Күптән түгел, Әхнәф Масһар улы, туган көне көнне, “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы” дигән юбилей медале белән бүләкләнде. Һәм шулай ук, күптән түгел Әхнәф абый Рәйнә апа белән, кулга-кул тотынышып, 70 ел бергә яшәүләрен, Рәхмәтле туйларын билгәләделәр.

Без аларга алдагы көннәрендә дә тигез-бәхетле картлык телибез! — дигән сүзләр белән югары нотада тәмамлады алып баручылар, кичәне әзерләүгә зур көч салган Айдар Сираев белән Лариса Дильмиева.

Газим Талипов фотолары

“Тарихның тере шаһиты”
“Тарихның тере шаһиты”
“Тарихның тере шаһиты”
“Тарихның тере шаһиты”
“Тарихның тере шаһиты”
“Тарихның тере шаһиты”
“Тарихның тере шаһиты”
“Тарихның тере шаһиты”
“Тарихның тере шаһиты”
“Тарихның тере шаһиты”
“Тарихның тере шаһиты”
“Тарихның тере шаһиты”
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас