Новости
10 март 2025, 09:32

Яшь терлек сатып алганда ничек алданмаска?

Балтач район Хакимиятенең информацион төркем әгъзалары авыл биләмәләрендә узган очрашуларда халыкка шул хакта аңлата.  

Яшь терлек сатып алганда ничек алданмаска?Яшь терлек сатып алганда ничек алданмаска?
Яшь терлек сатып алганда ничек алданмаска?

Чираттагы шундый очрашу Югары Янактай авыл биләмәсендә үтте. Районың ветеринария станциясе ветеринария табибы Гөлнара Солтанова халыкны шәхси хуҗалыкларда асралган терлекләрнең канын алу, биркалау, вакцинацияләү мәсьәләләренә җитди карарга чакырды. Чөнки терлекне сатарга яки суеп каядыр урнаштырырга уйласаң, болар барысы да кирәк.

Кош-корт, яшь терлек сатып алганда ветеринария белгече биргән документның барлыгын сорау мәҗбүри. Чөнки күрше төбәкләрдән республикага йогышлы авырулар килеп керү очраклары булды. Район территориясендә куркыныч авыру очрагы ачыкланган хәлдә ун километр радиустагы терлекләр юк ителә һүм хуҗаларына күрелгән зыян кайтарылмый. Коточкыч хәлгә тарымас өчен бу мәсьәләгә җитди карау ни дәрәҗәдә  мөһим икәнен аңлау кыен түгел. Кыскасы, биологик хәвефсезлекне истә тотарга кирәк.

Фото мессенджерлардагы чатлардан

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас