Новости
7 март 2025, 14:20

Вәхшиләрчә ирен, улын һәм ахирәтен үтергән

Бөтен республиканы тетрәндергән фаҗигале вакыйгаларның нечкәлекләре ачыкланды.

Вәхшиләрчә ирен, улын һәм ахирәтен үтергәнВәхшиләрчә ирен, улын һәм ахирәтен үтергән
Вәхшиләрчә ирен, улын һәм ахирәтен үтергән

Башкортстанның Благовещенск районында яшәүче 58 яшьлек Гүзәлия Гарипова 90нчы елларда ирен үтергән өчен утырып чыккан булган. Әле исә ул тагын бер җинаятьтә үз гаебен таныган.

Ачыкланганча, 20 ел элек ул үзенең дус кызын балта белән үтергән, ә аннары бу җинаятен яшерү өчен йортын яндырырга маташкан.

Әле исә Гарипова улын үтерүдә шикләнелеп кулга алынган. Аның сүзләренчә,  гаиләдә утын аркасында низаг чыккан. Ачу белән улын этеп җибәргәч, тегесе егылган да, башы белән бәрелеп үлгән. Җинаять эзләрен югалтырга тырышып, ул йортка ут төрткән. Ә тикшерүчеләр улының үлеме очраклы түгеллеген чамалаган...

Тикшерүчеләр бу хәлдән соң Гарипованың 2005 елда янгыннан соң гәүдәсе табылган 45 яшьлек хатынның үлемендә дә кысылышы булырга мөмкин икәнлеген аңлаганнар. Ул вакытта аның гаебен раслаучы дәлилләр табылмаган, ләкин хәзер, сак астында булганда, хатын бу җинаятен таныган.

Шулай итеп, бу хатын өч якын кешесенең башына җиткән. Тиздән ул суд каршына басачак, анда аңа 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Автор:
Читайте нас