Новости
7 март 2025, 14:09

“Луч” терлекчеләре тырышлыгын хуҗалык һәм район җитәкчелеге югары бәһалый

“Луч” җәмгыяте Түбән Сикияз сөтчелек фермасы коллективының илаһи затлардан торган өлешен Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан хуҗалык, район җитәкчелеге тәбрикләде

“Луч” терлекчеләре тырышлыгын хуҗалык һәм район җитәкчелеге югары бәһалый“Луч” терлекчеләре тырышлыгын хуҗалык һәм район җитәкчелеге югары бәһалый
“Луч” терлекчеләре тырышлыгын хуҗалык һәм район җитәкчелеге югары бәһалый

 Түбән Сикияз. 7 март - "Балтач таннары". “Луч” җәмгыяте Түбән Сикияз сөтчелек фермасы коллективының илаһи затлардан торган өлешен Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан хуҗалык, район җитәкчелеге тәбрикләде.

Терлекчелек-Башкортстан икътисадында   инвесторларны кызыксындырган секторларының берсе. Республика сөт җитештерү һәм  мөгезле эре терлекләр саны буенча илдә өченче урында тора. Бу төбәк өчен әлеге тармакның мөһимлеген һәм актуальлеген раслый.

Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге башлыгы Вадим Галиәкбәров билгеләвенчә, терлекчелек бүген агросәнәгать комплексының йөрәге булып тора.  Халыкара хатын-кзлар көне алдыннан Түбән Сикияз сөтчелек фермасы коллкективы белән очрашканда  ул «Луч»  җәмгыяте терлекчеләренең хезмәтен бәяләде,

- Хуҗалык  тармакларының яшәеше  сезнең тырышлыктан тора. Чөнки  хуҗалык кассасына   төп керемне сез тәэмин итәсез,-  диде ул, хуҗалык терлекчеләренә рәхмәт белдереп һәм коллективтагы гүзәл затларга бәйрәм уңаеннан тәбрикләү сүзләрен җиткереп.

«Луч»  җәмгыяте— районда  терлекчелек производствосын  классик технология буенча  алып барган   аз санлы хуҗалыкларның берсе.  Сыерлар  бәйләүдә асрала, ә тиресне транспортерлар ярдәмендә чистарталар...

Түбән Сикияз  сөтчелек  фермасында 204 сыер һәм 126 бозау  исәпләнә. Көзен көтүгә 37 баш тана кертергә  планлаштыралар.  Көтүне  яңарту  үз ресурслары белән алып барыла.

Узган еллардагы авыр икътисади вәзгыятькә карамастан, тармакны саклап калуга ирештеләр. Шунсыз булмый да, чөнки бүген  хуҗалык  икътисадын үсемлекчелек  тармагы гына тәэмин итә алмый.

«Луч»  җәмгыяте  коллективының  гүзәл затларан торган өлеше     Халыкара хатын-кызлар көнен югары күрсәткечләр белән каршы ала.Сөт җитештерү буенча хуҗалык районда икенче урында тора. Лучлылар тәүлегенә 3,5 тоннадан артык сөт җитештерәләр. Бу күрсәткечнең яртысын Түбән Сикияз МТФ сыер савучылары тәэмин итә. Савучы Вазинә Газизова, Фәйрүзә Газизова, Динара Зәйдуганова, Резеда Фамановалар, бозау караучы Ирина Тимиряева, Зинфира Хәсәновалар, ветфельдшер Клара Шәйхуллина — коллективның төп байлыгы. Аларның хезмәте һәм эшкә бирелгәнлеге  хуҗалыкта  терлекчелекне үстерергә һәм төбәк халкын сыйфатлы сөт һәм башка терлекчелек продуктлары белән тәэмин итәргә ярдәм итә.

 

 

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас