Новости
6 март 2025, 05:03

Магашлы- Алмантайда — “Май чабу” бәйрәме

 Магашлы- Алмантайда кышны озату бәйрәме җыр-моң, уен-көлке, өстәл тулы сый-нигъмәтләр, коймаклар пешерү белән истә калды. “Май чабу” бәйрәме  халыкларны берләштерде,  ә иң мөһиме— язлар тыныч тормыш алып килсен дигән теләк  белән янды алар.   

Магашлы- Алмантайда — “Май чабу” бәйрәмеМагашлы- Алмантайда — “Май чабу” бәйрәме
Магашлы- Алмантайда — “Май чабу” бәйрәме

Салкын кышны озатып, җылылык алып килгән язны һәм табигатьнең яшәрү чорын Магашлы-Алмантай авылында зурлап билгеләделәр. Бу очраклы түгел. Быел магашлы–алмантайлылар  “Аек авыл-2025”  республика бәйгесендә катнашалар. Шул ук бәйгедә катнашкан ут күршеләребез— Аскын районы Әмир авылы вәкилләре дә чараның хөрмәтле кунаклары сафында  булдылар. Спиртлы эчемлекләрсез дә күңел ачып булганлыгын биредә яшәүчеләр үз үрнәгендә исбат иттеләр. Дәртле җырлар, биюләр бер-берсен алыштырып кына торды.  Мари милләте вәкилләренең һәммәсе да бәйрәмдә актив катнашты. Һәр коллективның  алдан ныклы әзерлек белән килгәнен сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәлләр,  кайнап торган самавырлар,  коймаклары, чыгышлары  дәлилләде дә инде. Кайбер хуҗабикләр ачык һава астында коймаклар пешереп кунакларын сыйладылар. Түбән Иванайдан Альбина Янгирова тары коймагы пешерде. Зур әниләреннән килгән шушы рецепт белән дә уртаклашты ул. Әмир авылыннан килгән ут күршеләребез дә   дә түгәрәк өстәл корып, балтачлыларны җыр-моң белән каршылады.

Бәйрәм уңаеннан җыелган халыкны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев сәламләде. Кышны озатып, язлар килү белән илебездә тынычлык урнашуын, ир-егетләрнең исән-имин туган якларына кайтуын, тыныч тормышлар, магашлы-алмантайлыларга республика бәйгесендә җиңүен  теләде ул. 

Аскын районы Әмир авылыннан килгән вәкилләргә ике район арасында дуслык җепләрен ныгытканнары өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Төрле авыллардан килгән коллективлар да  “Май чабу” бәйрәмендә район җитәкчесе кулыннан рәхмәт хатлары алдылар.

Уртак эшләр һәм  максатлар кешеләрне берләштерү сыйфатына ия.  Бирегә җыелганнар да күмәкләшеп карачкы тирәли әйлән-бәйлән әйләнделәр.  Нинди бәйрәм аркан ишүе биюеннән башка үтсен инде. Карачкы яндыру, Кыш Бабайны (Пётр Абдулов) озату мизгелләрен, балалардан алып өлкәннәргә кәдәр, һәр кеше кызыксыну белән күзәтте. Шул ук вакытта сәхнәдән дәртле җырлар, такмаклар яңгырады. Асавка авылының “Чиборио” фольклор коллективы  (җитәкчесе Лидия Пукрокова), Югары Янактай авыл клубының “Саскавий” фольклор коллективы (җитәкчесе Нина Ямурзина), Мишкә авылы клубының “Ар Мишкан” (җитәкчесе Алия Захарова), Түбән Иванай авылы клубының “Арвий” фольклор коллективы (җитәкчесе Альбина Янгирова), Янтимер авыл клубының “Пеледыш” фольклор коллективы (җитәкчесе Игнат Ильбарисов),  Магашлы-Алмантай авыл клубының “Ужара” фольклор коллективы (җитәкчесе Альфина Алексеева) чыгышлары бәйрәмне кабатланмас һәм онытылмас итте. Чыгышы белән Иванай авылыннан булган бүгенге көндә Борай районында яшәүче Людмила Хусаинова  җырлары, Магашлы-Алмантай авыл клубының “Рвезылык” бию коллективының чыгышлары бәйрәмне тагын да баетты.  

Килгән кунаклар клуб эчендәге тарихи музей белән дә танышты. Музейны Марий Эл республикасының атказанган укытучысы Аркадий Байбердин оештырган. Клуб хезмәткәрләре сакчыл караш булдырып, аны баетырга тырыша. Биредә мари халкының милли киемнәре, музыкаль инструментлары, көндәлек кирәк-яраклары тупланган. Оста кулларның эшләреннән тупланган күргәзмә булдырылган иде, биредә палас сугу остасы Лариса Кузьмина, курчак ясау остасы Глафира Шайхутдиноваларның осталыгын күреп сокландылар. Мари милли киемнәренең реставрациясе белән шөгыльләнгән Ольга Кирилованың эшләре дә күпләрдә кызыксыну уятты. 

“Май чабу”  бәйрәме спорт уеннары белән дәвам итте.  Һәр кеше күтәренке күңел, матур тәэссоратлар белән бәйрәмнән таралышты.

Рифина НИГАМӘЕВА.

Газим ТАЛИПОВ фотолары.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас