Тәүдә авыл биләмәсе башлыгы Рәшит Мусин үзенең һәм авыл биләмәсенең узган елгы эшчәнлегенә отчет тотты.
Биш авылны берләштергән биләмә территориясендә 793 кеше исәптә тора, шуларның 637се авылларда яши. 272 йорт исәпләнә. Биләмәдән ун ир – егет СВОда катнаша. Аларның гаиләләренә һәр төрле ярдәм күрсәтелә. Урындагы бюджет акчалары нигездә юллар ремонтына, аларны тотуга һәм урамнарны яктыртуга тотыла. Ике клуб, бер авыл мәдәният йорты, ике китапханә эшли. Аыллар халкы барлык мәдәни чараларда актив катнаша. Төзекләндерү, чистарту өмәләре иртә яздан салкын көзләргә кадәр дәвам итә. “Рассвет” җәмгыяте (директоры Фидарит Мирһаҗев) алгы сызыктагы ир-егетләрнең гаиләләрен иген фуражы, печән белән тәэмин иткән. Җәмгыятьтә бүгенге көндә 32 кеше эшли. СВОдагы авылдашларга, райондашларга гуманитар ярдәм җыюда зур өлеш кертә “Рассвет”. Тушенкалар әзерләү өчен 20 килограмм ит биргән.
Изге эштән Иштирәк авылы халкы да читтә калмаган. Авылдагы мәчет каршындагы мөселманнар (авыл халкы) 27 мең сум акча җыюны оештырган. Югары һәм Түбән Янактай авыллары халкы мондый хәйрия чараларында даими активлык күрсәтә.
Рәшит Мәгъруф улы эчтәлекле отчет доклады белән чыкты. Ул тыңланганнан соң бертавыштан исәпкә алынды ул һәм авыл биләмәсе сайтына урнаштырылачагы әйтелде.
Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев өченче ел СВО шартларында эшләвебезе һәм яшәвебезне билгеләп, авылда авыл биләмәсе, авыл хуҗалыгы җәмгыяте, магазиннар, китапханә, клублар, ФАПлар эшләвенә тукталды. Бүген авыл җирендә үз эшен башларга теләүчеләргә күп төрле ярдәм күрсәтелүенә тукталды.
—Бүген бергә, бердәм булсак кына авырлыкларны җиңеп чыга алачакбыз. Бергә булырга, бердәм эш итәргә тиешбез,—дип халыкны бердәмлеккә өндәде.
Авылларда яшәүче халыкка төзек юллар, табигый газ ягулыгы кирәк. Бу яклап Югары һәм Түбән Янактай авыллары халкы электән “кимсетелгән” хәлдә калган.
—Авылларга газ ягулыгын китереп җиткерү буенча районда соңгы елларда күп эшләнде, күп эшләнә. Булыр Янактайларга да газ ягулыгы, — диде Илгиз Әхвәс улы.
Аннары информацион төркем әгъзалары үзләренең юнәлешләре буенча чыгыш ясады һәм халыкның сорауларына җавап бирде. Очрашу барышында яңгыраган сораулар барысы да исәпкә алынды.
Тулы мәкалә белән “Балтач таңнары” гәзите битләрендә таныша алырсыз
Автор фотолары