Моны төбәк буенча Роспотребнадзор белгечләре үткәргән токсикологик мониторинг нәтиҗәләре күрсәтә.
Мәсәлән, бер ай эчендә республикада спиртлы эчемлекләр белән агуланудан 11 кеше үлгән. Бу үткән ел белән чагыштырганда бер очракка күбрәк (2024 елның гыйнварында 10 үлүче теркәлгән). Агымдагы ел башында спиртлы эчемлекләр белән агуланудан үлүчеләр саны 100 мең кешегә 0,3кә кадәр арткан. Бер ел элек гыйнварда күрсәткеч һәр 100 мең кешегә 0,2 үлем очрагы тәшкил иткән.
Алкогольдән үлем очраклары Уфада (2), Стәрлетамакта (1), шулай ук Бүздәк районында (3) теркәлгән. Бөрҗән, Иглин, Тәтешле, Уфа, Учалы районнарында хәмер белән агуланып берәр кеше үлгән.