Бүген төнлә Илеш районында М-7 "Волга" автоюлының 1171 чакрымында, Карабаш авылы янында, билгесез водитель 40 яшьлек ирне бәрдергән, шуннан соң юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан. Нәтиҗәдә җәяүле алган җәрәхәтләрдән вафат була.
Хәзер полиция хезмәткәрләре тарафыннан оператив-эзләү чаралары оештырылган.
Әлеге юл-транспорт һәлакәте факты буенча нинди дә булса мәгълүматка ия булган һәркемгә якындагы полиция бүлегенә яки БР буенча Дәүләт автоинспекциясенең юл-патруль хезмәтенең дежур частенә 8(347)235-84-02 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә сорыйлар.