Новости
3 март 2025, 09:53

Балтач районында"Бәби мунчасы" йоласын онытмыйлар

Чуртанлыкүл авыл клубында "Бәби мунчасы" йоласын сәхнәләштерделәр

Балтач районында"Бәби мунчасы" йоласын онытмыйларБалтач районында"Бәби мунчасы" йоласын онытмыйлар
Балтач районында"Бәби мунчасы" йоласын онытмыйлар

  Бәби мунчасы якканда бер чиләк-киянтә су кертсәң, саваплы саналган. Чөнки  яңа гына бала тудырган анага су китерергә ярамый. Бөтен авыл халкы бу мунчага су китереп, савап ала торган булган. Бәбине беренче тапкыр мунчада  төрле матур сүзләр әйтеп, теләкләр теләп гаиләдәге олы әби, дәү әниләр юа. 

Гадәт буенча, берничә көн рәттән бәби мунчасы ягылган. Ходай шифалы иткән мунчада ана белән бала гына түгел, аларның туганнары, күршеләре дә юынган. Мунчадан соң тәм-томнар белән чәй табыны әзерләнгән, бала тапкан хатынның хәлен белергә килүчеләрнең бәби ашлары да шул табынга куелган. Бала табучының әнисе иң абруйлы кунак булып саналган. Ул оныгына бәби юрганы, бәби мендәре, табынга кую өчен йола буенча майда кыздырылган баллы камыр ризыгы алып килгән.
Чара җыр-моңга үрелеп барды.

Матур йоланы искә тәшерде алар.

 

Автор:
Читайте нас