Новости
2 март 2025, 13:18

Салават районында бүреләр халкны коткыга салган

Салават районында бүреләр саны арткан. Лагыр авылы җирлегендә бүреләр көтүе  торак пунктлары тирәсендә алар көтү-көтү йөри икән. Бер ерткычны атып алганнар.

Салават районында бүреләр  халкны коткыга салганСалават районында бүреләр  халкны коткыга салган
Салават районында бүреләр халкны коткыга салган

Малояз. 2 март - "Балтач таннары". Салават районында бүреләр саны арткан. Лагыр авылы җирлегендә бүреләр көтүе  торак пунктлары тирәсендә алар көтү-көтү йөри икән. Бер ерткычны атып алганнар.

 Салават районы фермаларына атна дәвамында бүреләр  тынгы бирмәгән . Лагыр  авыл җирлегенең  Чуаркүл  авылы янында өч бүре күргәннәр, тагын икесе ферма янында  чуалган, дип яза “На земле Славата”.

Җирле халык хәбәрләренә караганда, ерткычлар инде берничә көн торак пунктка куркыныч  тудыра икән. Кешеләр кичен урамга чыгарга куркалар. Алар Башкортстан Республикасы аучылар һәм балыкчылар ассоциациясенең район бүлегенә  моң-зар белдергән. Нәтиҗәдә  Лагыр авылы аучылары засада оештырып,  ерткычларның берсен  атып алганнар.  

Әле аучылар тагын бер  көтү бүреләрне эзәрлекли икән.   Белгечләр фикеренчә, районда аларның саны критик саннан артып киткән,. Ерткычларны ауларга кирәк, дигән фикергә килгәннәр.

 

 

Автор:
Читайте нас