Новости
28 февраль 2025, 06:39

Балтач мөселманнары изге Рамазан аен каршылый

Әссәламү алейкум.  Хөрмәтле мөсельман-мөслимә кардәшләр! Бүген, 28 февральдә, кояш баю белән шушы айда кешеләргә туры юлны күрсәтүче  Корьән Кәрим иңгэн изге Рамазан ае башлана. 

Балтач мөселманнары изге Рамазан аен каршылыйБалтач мөселманнары изге Рамазан аен каршылый
Балтач мөселманнары изге Рамазан аен каршылый

Бу ай Корьән ае, ураза тоту  ае, тәравих намазы, хәер-сәдака, зикер- тәсбих, ифтар мәҗлесләре, барча изгелекләрне арттыру ае.

Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирсен, кабуллыгын насыйп итсен!

Иске Балтачтагы "Үзәк" һәм "Батырша", шулай ук районыбызның барлык авылларындагы мәчетләрдә төнге тәравих намазлары укыла башлый (ястү намазыннан соң). 1 мартта иртәнге 6. 06 сәгатькә кадәр сәхәр ашап ниятләп, ураза тота башлыйбыз. Көн буе ашап-эчүдән һәм башка тыюлардан арынып (тукталып) торабыз. Шулай ук бу айда “Үзәк мәчет”тә өйлә намазыннан соң тулы Корьән укыла.

Төрле явызлыклардан, начар сүзләрдән, гөнаһлы эшләрдән үзебезне тыябыз.

Филүс хәзрәт Камалтдинов, “Үзәк мәчет” имам-хатибы

 

Автор:
Читайте нас