Новости
28 февраль 2025, 11:41

Бәйрәм тәбикмәге

Бәйрәмнәрне тәмле тәбикмәк белән каршылыйк!

Бәйрәм тәбикмәгеБәйрәм тәбикмәге
Бәйрәм тәбикмәге

Май чабу - керәшеннәрдә, славяннарда кышны озатып, язны каршылау бәйрәме. Быел май чабу атнасы 24 февральдән 2 мартка кадәр дәвам итә. Бу атнада коймак, тәбикмәк пешерү гадәте борынгыдан килә.

Моның өчен алабыз 1 стакан җылы су, 1 стакан сөт, 2 чәй калагы шикәр комы, 1 кап коры чүпрә (10 грамм), ярты литр манный ярмасы.

Барысын бергә кушып яхшылап туглыйбыз. Аннары 1 стакан он салып янә бутыйбыз һәм кабартырга куябыз.
Камыр кабаргач, ярты литр кайнар сөткә ярты чәй калагы сода салабыз. Хәзер кабарган камыр өстенә акрын гына кайнар сөт сала-сала бутыйбыз.  Аннары 3 йомырка, 1 чәй калагы тоз салып тагын яхшылап бутыйбыз һәм камырны 15 минутлап ял иттерәбез.

Кызу табада тәбикмәкне пешерә башлыйбыз. Табаның капкачын капларга кирәкми. Пешкән тәбикмәкләрне акмай белән майлый барабыз.

Автор:
Читайте нас