БРның дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, авария бүген Бакалы – Югары Яркәй автомобиль юлының 49нчы километрында теркәлгән. Toyota Land Cruiser руле артында водитель таныклыгы булмаган 36 яшьлек машина йөртүче үз юлы уңаеннан хәрәкәт итүче машинаны узарга теләгәндә Daewoo Matiz белән бәрелешкән. Арытаба көчле бәрелүдән соң ул үз юлы уңаеннан хәрәкәт итүче Chevrolet Lacetti-га барып менә.
Кызганычка каршы, юл һәлакәтендә Daewoo Matiz руле артындагы 40 яшьлек хатын шунда ук җан биргән. Chevrolet Lacetti белән идарә итүче 47 яшьлек хатын һәм Toyota Land Cruiser водителе җәрәхәтләнмәгән. Авариянең нечкәлекләре ачыклана.
Чыганак: bashinform.ru