Район мәдәният сараенда узган “Профилактика. Хәвефсезлек. Балалар” форумы тәрбия мәсьәләсе кебек четерекле һәм киңкырлы сорауга ачыклык кертү максаттыннан оештырылды. Шушы чарага район мәктәпләрендә белем алучы 7— 8 сыйныф укучыларының ата-аналары, мәктәп директорлары, сыйныф җитәкчеләре, психологлар һәм социаль педагоглар чакырылган иде. Балаларны шәхес итеп тәрбияләү, аларны белемле, законга буйсынган, сәламәт кешеләр итеп үстерү өчен зур көч салырга, сабыр, уйлап эш итү мөһимелеге сызык өстенә алынды.
Форумда катнашучыларны тәүдә район Хакимиятенең эшләр башкаручысы Эльмар Галимҗанов сәламләде. Балалар туры юлдан тайпылмасын өчен ата–аналарның, мәктәп коллективының бер фикердә, бер юнәлештә эшләве мөһимлегенә тукталды ул.
Район прокуроры ярдәмчесе Денис Солтанов деструктив тәртип баланың үзенә һәм янәшәдәгеләргә зыян салганлыгына тукталды. Балигъ булмаганнар тарафыннан кыйнау, этәрү, урлашу кебек очракларны булдырмас өчен алдан профилактик чаралар күрелергә тиешлеге хакында сөйләде. “Балаларыгыз белән сөйләшегез, ул кем белән аралашканлыгы белән кызыксыныгыз, аларны кылган гамәлләре өчен җавап тотарга өйрәтегез ,” —диде ул. Җинаять һәм административ җаваплылыкка ничә яшьтән, нинди очракларда тарттырылганнары турында сөйләде.
Психология, медицина һәм социаль ярдәм республика үзәгенең директор урынбасары, педагог-психолог, нейропсихолог Елена Биккузина яшүсмер вакытның никадәр катлаулы һәм четерекле булуын, шул чорда ата-аналар үзләрен ничек тотарга тиешлеге һәм аны үткәреп җибәрү ысуллары турында җентекләп сөйләде.
—Кече яшүсмер (9–11 яшь) бар яклап та бөтенесенә охшарга тырышса, өлкән яшүсмер, киресенчә үз “мин”ен табарга омтыла. Ул башкалардан аермалы буларак,үзен төрле яклап ачасы килә. Кире яки уңай яктан, монысы аның өчен мөһим түгел. Үсмернең үз “мин” ен булдырырга тырышуы, шул сәбәпле барлыкка килгән мораль һәм физик стресслар өлкәннәр белән конфликтка кертә. Үсмер чакта берәүләр бик аралашучынга әверелсә, икенчеләре, киресенчә, үз-үзенә йомыла, хәтта әти-әнисенә ныграк караганда дустына якынлаша. Эмоциональ яктан тотрыклылыгы югала. Төрле куркыныч адымнарга барырга мөмкин, бу чор өчен бу гадәти күренеш. Олы булып күренергә теләгән, әмма бер үк вакытта бала булып калган үсмерләр белән ничек ышанычлы мөнәсәбәт булдырга? Балагызны тәнкыйтьләмәгез, киресенчә аңа бу чорны узырга ярдәм кулы сузыгыз,— диде ул.
Авыр чор баланың физиологик үсеше белән турыдан-туры бәйле булуын аңлатты белгеч.
Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы, полиция лейтенанты Алсу Хөсәенова балага кече яшьтән нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнлеген аңлату мөһимлегенә тукталды.
—Баланың хокукый яктан тәрбияле булуында бары тик ата-ана җаваплы. Ата-аналар үз үрнәгендә балаларын тәрбияләгәннәрен онытмасыннар иде. Алар сабыйлары өчен өлге. Балаларыгыз алдында тавыш-гауга чыгармагыз. Эчкечелек, талаш, кансызлык күреп үскән бала моны гадәти , шулай кирәк дип кабул итә. Алар якыннарына күчермә ясый. Игътибар җитмәү дә зур бәла. Балалар бу очракта чит ят кеше белән аралаша башлый. Чамадан тыш баланы курчалау, аның һәр сораган әйберен алып бирү дү яхшыга илтми, —диде ул.
Шулай ук Алсу Филинат кызы балаларның телефон караклары тозагына эләгүләре хакында да борчылуын белдерде. Күптән түгел безнең районда 12 яшьлек кызның әнисенең телефоны аша мошенниклар белән аралашуы, аларның тозагына эләгеп берничә миллион сумга кредит алдырулары турында бәян итте. Сак, уяу булырга киңәш бирде.
Үзәк район больницасының балалар табибы Айдар Муллаәхмәтовның чыгышы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга кайтып калды. Көн режимын саклау, дөрес туклану, физик активлык, шәхси гигиена, чыныгу, яман гадәтләрдән баш тарту бала өчен никадәр мөһим төшенчәләр икәнлеген аңлатты.
Район мәгариф бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айдар Хисмәтов форумга йомгак ясап, сүз ахырында буллинг турында сөйләде. Яшүсмерләр арасында бер-берсен мыскыл итү кебек күренешкә битараф булмаска, бүгенге көндә киң таралган кибербуллинг кебек күренешкә дә карата да аңлату эшләре алып барырга кирәклегенә басым ясады. Социаль челтәрләр аша язышу шул ук аралашу булганлыгын әйтте. Пермь, Казан, Керчь шәһәрләрендә булган тетрәндергеч вакыйгаларны онытмаска кирәклеген белдерде. Соңгы вакытта яшүсмерләрне акча бирәбез дип алдап, хәрби комиссариатларны, төрле биналарны яндырырга өндәп алар белән элемтәгә керү очраклары ешайганлыгын, алар тозагына эләккән очракта ахыры аянычлы тәмамланганына борчылуын җиткерде. Балаларның нинди пабликларга язылган булуларын, кемнәр белән аралашуын контрольдә тотыгыз, дигән киңәшләрен бирде.
Форум ата-аналарны көндәлек тормышыбызда кирәкле булган мәгълүматлар белән коралландырды.
Газим ТАЛИПОВ фотолары.