Новости
18 февраль 2025, 04:31

Юлларда 397 кеше һәлак булган

 Узган елда республика 2956 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 397 кеше һәлак булган һәм 3597 кеше яраланган.

Юлларда 397 кеше һәлак булганЮлларда 397 кеше һәлак булган
Юлларда 397 кеше һәлак булган

Республикада юл һәлакәтләренең төп сәбәбе -машина йөртү дисциплинасының алама булуы. БР ДАИ башлыгы Владимир Севастьянов 2024 елга йомгак ясап шулай дип әйткән.

"Юл-транспорт һәлакәтенең 85%тан артыгы - машина йөртүчеләр гаебе белән. Үлемгә китерүче иң җитди юл-транспорт һәлакәтләре - каршы полосага чыгу аркасында. Узган елда 169 шундый юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 82 кеше һәлак булган һәм 281 кеше имгәнгән. Шул ук вакытта алардан бары тик 4 авария ярамаган урыннарда каршы як полосага чыкканда гына килеп чыккан», — дип хәбәр итте БР баш дәүләт автоинспекторы.

Ул 2024 елның статистикасын китергән. Республика 2956 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 397 кеше һәлак булган һәм 3597 кеше яраланган.

Чыганак: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас