Новости
17 февраль 2025, 03:43

Автобус белән җиңел автомобиль бәрелешкән

Кызганычка каршы, ике кеше һәлак булган. 

Автобус белән җиңел автомобиль бәрелешкәнАвтобус белән җиңел автомобиль бәрелешкән
Автобус белән җиңел автомобиль бәрелешкән

Кичә кичен Күмертауда Р-240 Уфа - Ырынбур трассасының 217нче чакрымында "Опель Астра" һәм Уфа - Күмертау маршруты буенча хәрәкәт иткән пассажир автобусы бәрелешкән.

Кызганычка, капма-каршы авариядә җиңел машинадагы ике кеше үлгән. Автобуста 10 пассажир һәм водитель булган. Пассажирларны һәм водительне медиклар караган, җәрәхәтләнүчеләр юк.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре гидравлик авария-коткару җайланмасы ярдәмендә һәлак булганнарның гәүдәләрен машина эченнән алган.

Автор:
Читайте нас