Нефтекамада яшәүче 34 яшьлек хатынны 5 яшьлек баласына рәхимсез мөнәсәбәттә булуы өчен гаеплиләр.
БР Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 5 яшьлек кызның әнисе наркотик исерек хәлдә баланы кыйнаган, тәрбияләү һәм укыту белән шөгыльләнмәгән, ашатмаган һәм даими рәвештә өйдә үзен генә калдырган булган. Моннан тыш, өйдә һәрвакыт ниндидер булса да кунаклар булган. Алар бала янында спиртлы эчемлекләр эчкәннәр, наркотиклар кулланганнар.
Хатын балигъ булмаган баланы тәрбияләү һәм карау бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылган булган.
Суд аны ата-ана хокукларыннан мәхрүм итте. Баланы социаль учреждениегә урнаштырганнар. Гаепләнүче хатын үз гаебен таныган.