Әфганстан сугышының асылы белән тирәнтен таныштыру, хәрби хезмәттә булган ир-егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан Мата авылы клубында әфганчы Әхмәт Фәрхетдинов белән “Әфганстан – йөрәк ярасы” дип аталган очрашу кичәсе үтте.
Әхмәт Фәрхетдинов хатирәләре белән уртаклашты, балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Һәр сорауга җитди җавап биреп, яшь буынга үзенең изге теләкләрен җиткерде.
Балаларның күңелләрендә әлеге очрашу җылы хатирәләр булып озак елларга кереп калыр. Очрашу илебездә тынычлык булсын, мондый куркыныч вакыйгалар булмасын дигән теләкләр белән тәмамланды.