Новости
14 Февраля 2025, 03:23

Дәрес вакытында һушын югалткан

6нчы сыйныф укучысының башта башы әйләнә башлый, су эчәргә сорый...

Дәрес вакытында һушын югалтканДәрес вакытында һушын югалткан
Дәрес вакытында һушын югалткан

Стәрлетамак шәһәренең 30нчы мәктәбендә алтынчы сыйныф укучысы дәрес вакытында һушын югалткан.

Төрле чыганаклардан билгеле булуынча, башы әйләнгәнгә күрә, су эчәргә дип  малай дәрестән чыгарга рөхсәт сораган. Коридорга чыга һәм рус теле кабинеты янында гөрселдәп егылган. Шунда ук укытучылар йөгереп килгән, ашыгыч ярдәм бригадасын һәм малайның әти-әнисен чакыртканнар.

Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә баланың диагнозын аныкламаганнар, баланы дәваханәгә алып киткәннәр, хәле уртача авырлык дәрәҗәсе буларак бәяләнә, дип билгеләп үтәләр.

Автор:
Читайте нас