Барлык яңалыклар
Новости
3 февраль , 21:59

Өй һавасын чистартучы гөлләр

Бик гади генә гөлләр ул!

Өй һавасын чистартучы гөлләр
Өй һавасын чистартучы гөлләр

Алоэ вера. Алдан язганыбыз бар, алоэ согы җәрәхәтләрне, үлекле урыннарны төзәтә. Алоэ астматиклар өчен файдалы, ә аның яфраклары һаваны токсиннардан фильтрлый.

 

Хлорофитум. Һаваны зарарлы очучан кушылмалардан (формальдегид, ксилол һәм углерод оксиды, бензол) чистарта һәм яхшы дымландыра.

 

Лимон агачы. Танылган антисептик, иммунитетны күтәрә, арыганлыкны бетерә һәм нерв системасын тынычландыра. 

 

Фикус. Бүлмәне кислород белән туендыра һәм начар исләрдән арындыра.

 

Яран. Үсемлекнең үзенчәлекле исе бөҗәкләрне һәм көяләрне куркыта. Мигрень, йокысызлык, ярсучанлык яки стресстан арындырырга сәләтле. 

 

Каланхоэ. Һаваны токсиннардан чистарта, ачык беленеп торган бактерицид эффектка ия, күңел күтәренкелеге бирә. 

Чыганак: "СӘЛАМӘТЛЕК".

Автор:
Читайте нас: