Сәйтәк. 31 гыйнвар - "Балтач таннары". Бүген, 31 гыйнвар көнне, хуҗалыклар җитәкчеләре район киңәшмәсендә аграр сәнәгать комплексының узган елдагы эшчәнлегенә тулы йомгак ясады һәм алга бурычлар билгеләде.
Авыл хуҗалыгы - тормыш көтү үзәге. Ләкин тармакларда тормыш кайнап торса гына шулай бу. Узган елда аграр сәнәгать комплексында ирешелгәннәр турында фикер алышу һәм киләчәккә планнар билгеләү уңаеннан узган киңәшмәдә кимчелекләр барланды аларны хәл итү юллары билгеләнде.
Авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Дамир Закиров, терлекләрнең баш саны бераз кимүгә карамастан, сөт җитештерү күләме узган ел дәрәҗәсендә сакланып килде, дип билгеләде. Шул ук вакытта көтүне яңарту юнәлешендә эш дәвам итте. Узган елда “Рассвет”, “АгроПрофи” җәмгыятьләре, Дильмиев индивидуаль предприятиесе токым сыйфатилары яхшыртылган таналар сатып алды. “Хаҗимәрданов” КФХы һәм “АгроПрофи” җәмгыяте быел таналар сатып алуга инде заяка биргән. Яшь терлекләрне үстерү өлкәсендә хәлләр начар түгел. Үстерүдәге малларның тәүлеклек артымы 492 грамм тәшкил итә.
Баш агроном Фәрит Солтанов узган ел бөртеклеләрнең рекордлы уңышы — район басуларыннан 55 мең тонна ашлык үсетерелеп алынуы турында мәгълүмат белән уртаклашты. Моның 118 мең центнеры “Мичуринское” җәмгыяте өлеше. Быел яз айларында 24 мең гектарда чәчү эшләре үткәрү планлаштырыла. 22500 гектарда җирләр туңга сөрелгән, сигез мең гектарда уҗым культуралары чәчелгән. 11 мең гектардан артык мәйданда терлек азыгы культуралары урын алачак. “Мичуринское” җәмгыяте быел 140 гектарда соя культурасы урнаштырырга планлаштыра.
Бүген барлык хуҗалыкларда да техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү эшләре җәелдерелгән. Ремонт эшләре граафикка ярашлы алып барыла. Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясенең җирле сектор мөдире Айрат Галләмов билгеләп үткәнчә, узган елда үзйөрешле машиналар һәм тагылмаларның, шул тәртиптә, 95 һәм 90 проценты техник карау үткәрелеп файдаланылды. Бу уртача республика күрсәткечләреннән 10 процентка артык.
Авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Вадим Галиәкбәров билгелоәвенчә, кадрлар мәсьәләсе дә читтә калырга тиеш түгел. Аны хәл итүгә аерым игътибар бирү кирәк. Моны махсус дәләт ярдәме программасы исәбенә гамәлгә ашырырга мөмкин.
Киңәшмәнең практик өлеше “Правда” җәмгыятенең Сәйтәк сөтчелек фермасында узды. Анда бозауларны аерым читлектә асрау практикасы хуҗалыклар җитәкчеләрендә аеруча кызыксыну уятты. Аграрийлар, үзара тәҗрибә уртаклашып, авыл хуҗалыгы тармакларында югары нәтиҗәләргә ирешүне максат итеп куя.