Барлык яңалыклар
Новости
22 гыйнвар 2025, 14:46

Көндәшле авылы халкы күңелендә Илфак Смаков турында истәлекләр яши

Башкортстанның халык (1985), Россия федерациясының атказанган артисты (1989) җырчы Илфак Мөҗип улы Смаковның якты истәлегенә багышлана. (02.01.1940 — 27.05.1993).

Көндәшле авылы халкы күңелендә Илфак Смаков турында истәлекләр яши
Көндәшле авылы халкы күңелендә Илфак Смаков турында истәлекләр яши

2025 нче елның 22 нче гыйнварында мәшһүр җырчы  Илфак Смаковның тууына 85 ел тула. Шул уңайдан Мәгъдән Фазыловның җырчы турындагы истәлекләрен тәкъдим итәбез. Әлеге язма җырчының элекке бер юбилее алдыннан “Тулпар” журналында дөнья күрде. Автор аны берникадәр тулыландырды. Шулай ук Мәгъдән Фазыловның архивында сакланган, Илфак Смаковның вафатына багышланган ике шигъри мәрсия (некролог) – Рим Идиятуллин һәм Зөлфия Батталова әсәрләре дә бирелә.

Үзе көмеш моң.

Мәгъдән  Фазылов, Илфак Смаков истәлегенә.

Ераклардан. Балачактан. Яшьлекләрдән.

Бер моң килә

Кар туздырып, моңга чорнап бар дөньяны,

Кынгыраулы атлар җилә.

Кыңгыраулар хәтерләтә узганнарны.

Җиз кынгырау. Көмеш тавыш. Нинди таныш

Илфак моңы!

Көмеш моңнар хәтерләтә үткәннәрне

Әйтә гүя: “ Онытмагыз мәңгелеккә

Киткәннәрне.

Үткәннәргә ара ерак. Алар кайтмый”

… Яшьлегемнән алып кайтам и хыялый,

Гомер буе пар атларда мин берәүне,

Илфак абый..

Җиз кыңгырау чыңлавыдай гына гомер,

Ай тиз уза.

( Гел чыңламый көмеш моңнар, берчак кына,

Күңелләрдә алар яши тик шулай да)

Бирешмичә заманнарга, шаукымнарга

Кыңгырау да, көмеш моң да булып яши

Илфак кына.

ИЛФАК СМАКОВ ҺАМАН КҮҢЕЛ ТҮРЕМДӘ…

… Ул вакытта мәктәптә укымый идем әле. 1960нчы еллар азагында безнең өйгә радио үткәрделәр. Чыбыклы радио, “Колхоз радиосы” дип йөртелә иде ул. Мин бәләкәйдән җыр, музыка яраттым. Радиодан концертлар тыңлаганда, ни гаҗәп, иң беренче булып исемен дә, тавышын һәм моңын да хәтерләп калган җырчым Илфак абый Смаков булды. Мин аны, әнә шулай, балачагымнан яраттым, бөтен җырчылардан да өстен күрдем. Хәтеремдә, башлангыч сыйныфларда укыганда, радиодан иртән Илфак Смаков концертын тыңлар өчен (кичтән алдагы көнгә программа әйтеп куела иде), берчакны төне буе йокламыйча чыктым.

1964нче елда (миңа ул вакытта 4 яшь кенә, клубка-фәлән йөрү кая!) Илфак Смаков катнашлыгындагы концерт бригадасы безнең авылга килгән. Тамашачылар залга сыймау сәбәпле, концертны клуб алдында үткәргәннәр. Ике йөк машинасын янәшә куеп ясаган “сәхнә”дә Илфак Смаков бар халыкны таң калдырып, ул вакытта әле микрофонсыз-нисез, озак җырлаган.

Кече яшьтән Илфак абый кебек җырлыйсым килде. Хәтта беренче өйрәнгән көем дә “Җиз кыңгырау моңнары” булды. Радиоданмы, телевизорданмы, магнитофон язмасыннан яки грампластинкадан булсынмы, Илфак Смаков җырлаганын ишетәм икән, беркаячан да битараф кала алмадым. Һәрвакыт ахырына кадәр бирелеп тыңлый идем, әле дә шулаймын. Җырчының үзен күрү бәхете 1982нче елның җәендә насыйп булды. Мин ул чакта Балтач районы Көндәшле урта мәктәбендә укытучы, бер үк вакытта авыл мәдәният йортында баянчы булып эшли идем. Концертка билет та алдым. Артистлар төркемендә тагын Асия апа Смакова, Венер Шакиров, баянчылар Сибәгать Яруллин белән Рим Гәрәев, алып баручы Салават Итбаев бар иде. Биючеләре кем булгандыр – хәтерләмим.

Ул вакытта мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып Винария Хәмәтнурова эшли иде. Грим бүлмәсендә Илфак абыйның: “Кызымны сагындым (Айсылуны була инде. – М.Ф.), менә шул баланы сөйим әле”, – дип, Винариянең кызын – ике яшьлек Ләләне диванда иркәләп утырганы хәтердә. Билет алуымны белгәч, Илфак абый Винариягә: “Нигә аңардан билет алдырдыгыз, ул сезнең хезмәткәр бит?!”, – диде. Шуннан мин билетымны дус кызларымның берсенә биреп, грим бүлмәсеннән урындык алып, сәхнә аркылы гына залга үттем. Зал шыгырым тулы, билеттагы урынга утырам димә; ишектән керү дә бик авыр иде, чөнки халык күп. Илфак абый: “Колонкаларга бәрелә күрмәгез инде, сакланыбрак төшегез”, – дип, мине сәхнәдән үткәреп җибәрде. Мин аңардан ул вакытта әле яңа чыккан һәм популярлаша барган “Ак сиреньнәр” (Ш.Биккол-Р.Хәсәнов) җырын башкаруын үтендем. Концертта җырчы аны, залда утыручы тамашачылар соравы буенча, дип әйтеп башкарды.

Тамашачылар соравы дигәннән, бер фәһемле күренешне язасы килә. Залдагылар, теге яки бу җырны башкаруын үтенеп, берничә мәртәбә җырчыга запискалар озаттылар. Ул запискаларны ул вакыттагы клуб директоры Фәнәви Галиәхмәтовның улы, 2 нче класс укучысы Марат ташып торды ( ул бәләкәй, теремек, халык арасыннан җинел үтә). Марат сәхнә алдына барып басуга, җырчы, җырлавын туктатмыйча, алга килә, җырлаган килеш чүгәләп,  малай кулыннан  язуны ала. Җырга бернинди дә хилафлык китерми. Ул шундый югары башкару осталыгына ия иде. Сәхнәдә беркайчан да артык хәрәкәт ясамады. Аның үз- үзен тотышы, сәхнә манерасы – хәзерге буын күп җырлар өчен алыштыргысыз үрнәк ул. Җырчының икенче тапкыр авылыбызга килүе 1988нче елның җәендә булды. Асия апа һәм баянчылар шул ук иде, калган артистлар хәтердә калмаган. Илфак абый концертны “Туган илем” (Я.Колмый-К.Рәхимов) җыры белән башлап җибәрде. Программаның КПССның XXVII съезды карарлары нигезендә төзелгәнлеген аңлатты. Залда ут сүндерелгән иде. Берничә җыр җырлагач, мәшһүр артист:

– Иптәшләр, базга төшеп җырлаган кебек, мөмкин булса утны кабызыгыз әле, – дип җитәкчелеккә мөрәҗәгать итте. Ул вакыттагы партоешма секретаре Рәшит абый Сәхипов җитез генә залда ут кабызгач, Илфак абый:

– Рәхмәт, иптәш парторг. Менә хәзер рәхәтләнеп, күзгә-күз карашып, таңга кадәр җырлашабыз инде, – дип, үз чыгышын дәвам итте.

Әйтергә кирәк, Илфак Смаковның Көндәшле клубындагы чыгышы тамашачылар иң күп җыелган, акчалата иң күп табыш керткән концертларның берсе булды.

Яраткан җырчымны өченче мәртәбә күрү бәхетенә дә ирештем мин. 1990нчы елның май аенда булса кирәк – Уфада квалификация күтәрү курсларында укып йөри идем – аның 50 яшьлек юбилеена багышланган концертны карадым. Ул филармониядә үтте. Мәшһүр җырчының якташы, баянчы Хадифән Сәрвәров концертны музыкаль яктан берүзе бизәде. Алып баручы Фәния Хәлитова булып исемдә калган. Аның:

– Илфак, сабакташым, чык әле яңадан сәхнәгә, – дип, үз исеменнән чакырып котлавы әле дә хәтеремдә.

Ул кичәдә җырчыны котлаучылар күп булды, кочак-кочак чәчәкләр бирделәр. Бер ханым букет бүләк иткәндә, аны ике битеннән үбеп алды. Илфак абыйның бит очларында түп-түгәрәк булып кып-кызыл помада эзләре калды. Бөтен зал аягүрә басып Илфак абыйга алкышлый, ә ул, бер кочак чәчәк күтәреп, сәхнә уртасында тыйнак кына елмаеп басып тора. Ул минем күз алдымда, хәтеремдә шулай гомерлеккә калды.

…Тагын өч елдан аның үлеме турында аянычлы хәбәр ишеттем. Мин ул көнне гадәттәгедән соңлабрак уяндым. Шунда ук транзисторымны кабыздым. Анда Илфак абыйның “Үз ягыма кайтсам” җыры яңгырый иде. Җыр туктауга дикторның: “Без Илфак Смаковның якты истәлегенә багышлап, аның концертын тапшырдык”, – дигән сүзләре тетрәндерде дип әйтү генә аз булыр. Аннан гәзиттә некролог чыкты. Матбугатта җырчы турында байтак язмалар дөнья күрде. Авыргазы районыннан булса кирәк, Зөлфия Батталова дигән ханым “Кызыл таң”да аңа багышлап шигырь дә бастырып чыгарды. Ул шигырьне шунда ук ятлап алдым. Андагы:

Син әле дә сәхнә уртасында

Елмаясың гөлгә күмелеп, –

дигән юллар миңа бүген дә филармония сәхнәсендә гөлләр кочаклап елмаеп басып торучы яраткан җырчым Илфак абый Смаковны хәтерләтә.

Хәтирәләрем шуның белән тәмам. Бер теләгемне белдерәсем килә: Илфак абыйның тормыш һәм иҗат юлы әдәби әсәргә лаек. Бу турыда язучылар да уйлансыннар иде.

Мәгъдән ФАЗЫЛОВ, Балтач районы, Көндәшле авылы

Назлы моңың – юлдашым.

Утлар сүнде йолдызлар  да сүнде…

Утлар сүнде. Бары тик сәхнәдә.

Кояш нуры төсле яктылык.

Синең тавыш, Синең моңнарыңнан

Әсәрләнеп калган бар халык.

Сандугачтай сайрадың кич буе,

Гөл- чәчкәгә сәхнә күмелгән.

Шушы кичтә Сине соңгы тапкыр

Күрермен дип, әйтче, кем белгән?

Утлар сүнде… Акыл аңлый кебек,

Ләкин кабул итми күңелем.

..Син әле дә сәхнә уртасында

Елмаясың гөлгә күмелеп!

Утлар сүнде. Әйе, утлар сүнде.

Мөмкин түгел кабат күрергә.

… Сиңа тагын мин бер киләм әле

Кабереңә. Башым ияргә.

Гомер буе Синең назлы моңың

Юлдаш булыр барыр юлымда.

Каберенә Синең килгән маен,

Ак сиреньнәр булыр кулымда!

Зөлфия Батталова. Авыргазы.

“ Кызыл таң”, 1993 ел.

Яшәрсең!

(Яштәшем, якташым,дустым Илфак Смаковның якты истәлегенә багышлыйм)

Заманалар авыр булды,

Заманалар төрле булды.

Каршыга исте җил, тузан,

Күлмәкләр керле беләм.

Күлмәкләр керле булса да,

Күңелләр чиста иде.

Бикләнеп яткан чакта да

Күзебез тышта иде.

Аккан суны туктатсаң да,

Моңны булмый туктатып.

Үз сагышын үзе буган

Юктыр бит андый халык?!..

… Бүген тышта янгыр ява,

Бар табигать  яшәрсен.

Яши икән яшел яфрак

Син дә дустым, яшәрсең!

Яшәрсең!

Рим Идиятуллин, шагыйрь

“ Кызыл таң”, 27 май 1993 ел

Эльза Зиннурова әзерләде

Чыганак: Муниципальное автономное учреждение культуры «Межпоселенческая централизованная библиотечная система» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

Автор:
Читайте нас