Шушы көннәрдә рейд вакытында Башкортстан Экология министрлыгы дәүләт инспекторлары һәм республика аучылар һәм балыкчылар ассоциациясе хезмәткәрләре Благовар һәм Чишмә районнары чигендә законсыз ау эзләре (кан һәм Кар машинасы эзе) тапканнар. Бу хакта "Башинформа" га Башкортстан Экология министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр. Тиздән браконьерның шәхесен ачыклый алганнар. БР Табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Камил Биргулиев билгеләп үткәнчә, ул Благовар районында яшәүче булган. Хокук бозучыдан хайван түшкәләрен, «Буран» кар машинасын һәм коралларын тартып алганнар. Министрлык белгечләре бәяләвенчә, хайваннар дөньясына китерелгән зыян 180 мең сум тәшкил итә.