Гөлнария Әхнәф кызы Тушкыр һәм Штәнде почта элемтә бүлекчәләрендә начальник вазифасын башкара. Тушкыр һәм Асавка авыллары халыкларын вакытлы матбугат белән тәэмин итә.
Гөлнария Әхнәф кызының шушы тармакка килүе очраклы түгел. Ул кечкенә вакыттынан ук аның нечкәлекләрен күреп үсә, чөнки хат ташучы булып эшләгән әнисе Гөлфия Рамазан кызына ияреп хат тарата. Бала чактан Штәнде почта элемтәсе начальнигы булып эшләгән Хөннә Валиевага гашыйк була. Аның зәвык белән киенеп эшкә буруын һәм кайтуын күзәтеп кала. Кечкенәдән һөнәр сайлау мәсьәләсендә Хөннә апасы кебек буласы килә. Туган авылы Штәндедә урта мәктәпне тәмамлау белән кечкенәдән килгән хыялына тугры кала. Уфа шәһәрендә почта элемтәсе операторы һөнәрен үзләштерә.
2001нче елда кулына диплом алгач, Иске Балтач почта бүлекчәсендә хезмәт юлын башлый. Почта бүлекчәләре начальниклары ялга киткәндә аларны алыштыра. 2001нче елда Тушкырга эшкә килгәч, монда тормыш иптәшен очрата. Яшьләр гаилә кора, биредә төпләнеп кала. Ике балалары якты дөньяга килә.
2011нче елда Гөлнария Әхнәф кызы Штәнде авылына йөреп эшли, почта начальнигы вазифасын башкара. Ә инде 2019нчы елдан алып Тушкыр почта элемтәсе начальнигы булып урнаша. Халык белән уртак тел табып эшли ул. Товар сату, электр энергиясе, газ, телефон, интернет өчен төрле түләүләр кабул итү, гәзит-журналларга яздыру, аларны тарату, страховка эшләү— бер кеше иңендә. Шунлыктан халык аның эшенең күплеген аңлап карый. Күбесе гәзит-журналларны почтадан килеп ала, якын тирәдәге кешеләрнекен дә алып кайтып тапшыра. Әлеге мәлдә „Балтач таңнары” гәзитен ике авылга 41 кеше алдыра, 14 кеше „Ошмес” гәзитенә язылган. „Өмет” гәзитенә язылучылар да шактый. „Диләфрүз”, „Ясминә”, „Себерке”, „Манзара” гәзитләрен күпләп алдыралар.
Гөлнария Шәгаепованың эше күптөрле һәм мәшәкатьле. Әмма ул зарланырга яратмый.
— Яңа ел бәйрәмнәреннән соң эшкә барасы килде. Бездә кешеләр әйбәт. Тиргәшеп, бер-беребезнең күңелен төшермибез. Эш күп, мин өйрәнгәч аның авырлыгын тоймым, җаена төшенгәнмен мин. Менә Штәнде авылына почта элемтәсе начальнигы булып эшләргә теләк белдерүче булса яхшы булыр иде, —ди Гөлнария Шәгаепова.
Гөлнария Әхнәф кызы бар яклап та өлгерә. Яратып башкарган эше белән халыкка да файда китерә.
Рифина НИГАМӘЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.