Бер ир олы яшьтәге әнисен каты кыйнаган һәм буып үтергән. БР Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, үлем инциденты Учалы районында 2023нче елның сентябрендә булган.
Тикшерү версиясе буенча, 43 яшьлек ир һәм аның 71 яшьлек әнисе арасында конфликт килеп чыккан. Улы әнисенә тупас һәм каты предметлар белән кимендә 47 тапкыр суккан, ә соңыннан буып үтергән.
Ул “ярдәмсез хәлдә булган затны үтерү” статьясы буенча җинаятьтә гаепләнә. Гаепләнүче гаебен танымаган. Җинаять эше асылы буенча карау өчен БР Югары судына җибәрелгән.