Барлык яңалыклар
Новости
13 гыйнвар , 18:37

Ә полицейский исерек булган...

Аны төрмәгә утыртырлармы,  юкмы?

Ә полицейский исерек булган...
Ә полицейский исерек булган...

Исерек полицейский катнашлыгындагы массакүләм  авариядә  Стәрлетамакта яшәүче ир-ат һәлак булган. БР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, 11  гыйнварда шәһәрдә 3 җиңел машина катнашлыгындагы юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Авария нәтиҗәсендә алган тән җәрәхәтләре аркасында водительләрнең берсе  шунда ук үлгән, тагын бер водительне дәваханәгә алып киткәннәр.

"Вакыйга урынына кичекмәстән полиция хезмәткәрләре килгән. Өченче машина руле артында Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак буенча идарәсе хезмәткәре булуы ачыкланган. Медицина тикшерүе нәтиҗәләре буенча аның  исерек булуы билгеле. Полицейскийга карата хезмәт тикшерүе үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча ул эчке эшләр органнарыннан азат ителәчәк", – дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Юл-транспорт һәлакәте факты буенча РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе буенча (“Юл хәрәкәте һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу”) җинаять эше кузгатылган. Әлеге вакытта юл-транспорт һәлакәтендә гаеплене ачыклыйлар, ул закон тарафыннан билгеләнгән җаваплылыкка тарттырылачак. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:
Читайте нас: