Урыс телен һәм Русия халыклары телләрен яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру советы утырышы йомгаклары буенча, йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында бастырылган.
«Русия Мәгариф министрлыгына заманча язучылар иҗат иткән патриотик юнәлештәге әдәби әсәрләрне сыйныфтан тыш уку өчен тәкъдим ителгән әсәрләр исемлегенә кертүне күздә тотарга», — диелә анда.
Үтәү вакыты - агымдагы елның 1 июне. Ведомство башлыгы Сергей Кравцов әлеге эш өчен җаваплы итеп билгеләнде.
Фото: РИА Новости