Күз агында кан җыелган урыннар күренә башласа, көн саен яшел төстәге яшелчә, сыра чүпрәсе, чистартылмаган көрән дөге куллану яхшы, чөнки организмга В2 витамины җитми. Күрү сәләте яхшырсын өчен, А витаминының да җитәрлек булуы зарур, шунлыктан кишер, помидор, көнбагыш һәм яшел тәмләткеч үләннәрне күбрәк ашарга кирәк. Күз өчен шулай ук мөһим булган С витамины исә кәбестә, суган, крыжовник, мүк җиләге һәм цитрус җимешләреңдә күп.
Фото: Фрепик. Ру