Барлык яңалыклар
Новости
5 гыйнвар , 14:15

Балтач районында өйләрендә маскировкалау челтәрләре үрәләр

Райондашларыбыз Гөләмзия һәм Рәмзәви Сафиннар өйләрендә маскировкалау челтәрләрен үрәләр. 

Балтач районында өйләрендә маскировкалау челтәрләре үрәләр
Балтач районында өйләрендә маскировкалау челтәрләре үрәләр

Сәйтәк авылында яшәүче Гөләмзия һәм Рәмзәви Сафиннар өйләрендә маскировкалау челтәрләре үрү өчен җайланма ясаганнар. Аларның өйләрне мини - цехны хәтерләтә.

Якташларыбыз язмышы өчен битараф булмаган авыл хатын-кызлары да  зур теләк белән челтәр үрергә йөри. Авыл кешеләре дә кушылган.

"Әлеге көнгә 6 маскировка челтәре үрдек. Эш шактый күп вакытны ала. Барысын да үз кулларыбыз белән эшлибез. Кышкы чор өчен челтәрләр үрдек, хәзер инде «дала» һәм «урман»челтәрләрен үрәбез. Үрү технологияләре һәм төсләр бөтенләй башка. Үзебез әлегә өйрәнәбез, кулыбызны шомартабыз. Безгә ярдәм итәргә теләгән, эшебезне тизләтергә булышка һәркемгә шат булачакбыз. Без никадәр күбрәк булсак, шулкадәр күбрәк эшли алачакбыз. "- ди  Гөләмзия апа. 

 

Гөлназ ӘХМӘТҖАНОВА (ТАГРИФУЛЛИНА).

Балтач районында өйләрендә маскировкалау челтәрләре үрәләр
Балтач районында өйләрендә маскировкалау челтәрләре үрәләр
Балтач районында өйләрендә маскировкалау челтәрләре үрәләр
Автор:
Читайте нас: